“Челтәр компаниясе” ААҖ “Урлашу хакында хәбәр ит” акциясе башлануын игълан итә. Электр чыбыкларын, кабельләрне урлау, шулай ук электр энергиясен килешүсез һәм исәпкә алмыйча файдалану нәтиҗәсендә кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең сыйфаты һәм ышанычлылыгы бик нык кими. Электр челтәре компаниясе өчен бу шактый матди зыян дигән сүз. Халык та моннан зарар күрә – электр челтәрендәге көчәнешнең “сикерүе” аркасында көнкүреш электр җиһазлары (суыткычлар, телевизорлар, микродулкынлы мичләр) сафтан чыга.
Хөрмәтле кулланучылар! Электр челтәре җиһазларын урлау, эретеп ябыштыру җайланмасын законсыз куллану, чыбыкларга әйбер элү, исәп приборларының бөтенлегенә хилафлык китерү, чит объектларга тоташу очраклары хакында белсәгез, боларны 8-800-2000-878 телефоны буенча хәбәр итсәгез иде. Сез җиткергән мәгълүматлар “Челтәр компаниясе” ААҖ белгечләренә әлеге бозуларга оператив игътибар итәргә һәм аларны бетерергә булышачак.
Контакт-үзәккә мөрәҗәгать иткәндә үзегез шаһит булган хәлнең адресын хәбәр итү зарур. Вакыйга урынында күзегезгә чалынган машинаның номерын исегездә калдырсагыз, язып алсагыз яисә телефоныгызга фотога төшерсәгез дә бик әйбәт. Әгәр урлау факты расланса, “Челтәр компаниясе” ААҖ хезмәткәрләре уяу гражданин белән элемтәгә кереп, аңа бүләкне кайчан алырга мөмкин булуын хәбәр итәчәкләр.
Бүләк акча түләнсен өчен түбәндәге шартларның үтәлүе зарур:
–хәбәр итүче үзе турындагы мәгълүматны җиткерә: ФИО, яшәү урыны һәм телефон номеры;
–хәбәр итүче үзенең персональ мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык бирә.
Алынган мәгълүматның конфиденциальлеге гарантияләнә.