Әлки районы авыл хуҗалыкларында кызу эш өсте – терлекләр өчен печән, сенаж хәзерләнә

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кышлыкка дип 436 тонна печән хәзерләнгән, 14900 тонна сенаж салынган. Әлегә һәр шартлы баш терлеккә бүлеп исәпләгәндә азык запасы 1,9 центнер тәшкил итә.

–Һәрвакыттагыча, “Хузангай” җәмгыятендә эш темпы югары: биредә 4 мең тонна сенаж салынган инде. “Көньяк-Көнчыгыш Әлки”  филиалындагы Чуаш Кичүе сөтчелек комплексында терлек азыгы хәзерләү әйбәт оештырылган. “Үзәк Әлки” дә 2400 тонна, “Көньяк Әлкидә” 1600 тонна сенаж салып куйдылар,–ди идарә белгече Фәрит Вәгыйзов.

Билгеле һава торышы үләннәрнең биек һәм куе булып үсүенә һич булышмый әлегә. Мәсәлән, узган елның маенда 56 миллиметр явым-төшем булса, быел аның яртысы да юк – 20 мм гына. Июньне күреп торабыз, бөтенләй диярлек явымсыз (әлегә 1 мм). Ә былтыр72 мм явым-төшем теркәлгән иде бит.

Терлек азыгын хәзерләүне кайбер субъектив сәбәпләр дә тоткарлый. Алар турында “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә район башлыгы Александр Никошин әйтте.

–Кырда эшләүче техника еш ватыла, хуҗалыклар инженер-механикларына аны тиз арада һәм ышанычлы рәвештә эшләрлек итеп төзәтергә кирәк. Тагын бер нәрсә - азыкның сыйфаты. Ә бит кайчак сенаж базын өчәр көн япмый торуларын, үләнне тыгызлау өчен җиңел трактор куллану очраклары да булгалый. Мондый кимчелекләр бетерелергә тиеш,–диде ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International