Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Ольга Гнеденкова һәм Алсу Галләмова Казан аэроклубында парашют белән сикергәннәр.
Юхмачы авыл китапханәсе волонтерлары Галина Фомина һәм Анна Минсафина өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында “Терроризмның чикләре юк” дигән чара үткәрделәр.
22 сентябрьдә, җомга көнне, район үзәгендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә.
Бүген ана капиталы акчаларын законсыз төстә алып, аны үз белдегең буенча файдалануның бик күп схемалары бар.
18 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр Әлки районы территориясендә ЮХИДИ хезмәткәрләре оператив- профилактика операциясе үткәрәләр.
Әлеге акция барышында автоинспекторлар яктылык үткәрү дәрәҗәсе көпчәкле транспорт чараларының хәвефсезлеге турындагы техник регламент таләпләренә туры килмәгән пыялалар (тонировка) урнаштырылган автомобильләр белән идарә итүче йөртүчеләрне тикшерәчәк.
Кичә Иске Матак авыл җирлегендә халыктан сөт җыю эшен яхшырту мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды.