ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Юхмачыдагы бу интернат ремонт һәм реконструкция эшләреннән соң зурайды, иркенәйде, анда өстәмә бүлмәләр барлыкка килде. Интернатта хәзер өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән 67 кеше тәрбияләнә. Монда бер генә бәйрәм дә  игътибарсыз калмый. Россия  көнен дә алдан әзерләнеп, көтеп алдылар. Өлкән яшьтәгеләрнең тормышлары ил язмышыннан аерылгысыз бит. Алар нигездә бөтен гомерләрен тырыш хезмәттә үткәргән, илнең чын ватанпәрвәрләре булган кешеләр.

Лев Яковлевич Миндрюков бүгенге көндә Базарлы Матакның бердәнбер сугыш ветераны, 

ул Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп, империалистик Япониягә каршы сугышта катнашкан.

 

10 июньдә Карга авылы янында авария була – чит илдә эшләнгән автомобиль олы юлдан читкә төшеп каплана.

Җәйге каникуллар балаларны күңелле уеннар, кызыклы сәяхәтләр белән генә түгел, 

әти-әниләре тыеп килгән килгән маҗаралар белән дә мавыктыра. Һәм алар кайчак күңелсез тәмамланырга да мөмкин. Шуңа күрә бу чорда олыларга улларын, кызларын, бигрәк тә үсмерләрне күз уңыннан һич ычкындырырга ярамый.

17 июньдә, шимбә көнне, Базарлы Матактагы православныйлар зиратында өмә үткәрелә.

Район үзәгендә яшәүчеләр зиратны  җыештыру эшендә катнашырга чакырыла. Өмә сәгать 9 да башлана.

Бәйрәм кичендә хәйрия акциясе дә үткәрелде. Паркта балалар кулы белән ясалган төрле эшләнмәләрне сату буенча аукцион оештырылды. Озын өстәлләрдә ниләр генә юк – хуҗалык, өй кирәк-яраклары, картиналар, төрле материаллардан эшләнгән чәчәкләр.  

Кичен инде район үзәгенең Имәнлек урамындагы Ана даны паркы халыкны бәйрәмгә каршы алды. Монда олылар, яшьләр бик күп иде. Район мәдәният йорты оештырган, нигездә патриотик рухтагы җырлардан торган концертны халык кызыксынып карады. Аннан район башлыгы Александр Никошин сүз алды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия көне уңаеннан котлавын халыкка җиткерде.

Россия көне паспорт алу яшенә җиткән малайлар-кызлар өчен аеруча истәлекле булды. Ана даны паркындагы бәйрәм тантанасында 14 яшьләре тулган 18  малай һәм кыз тормышларындагы беренче төп документны кулларына алдылар.  Россия паспортларын һәм истәлекле бүләкләрне аларга район башлыгы Александр Никошин һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының  Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев тапшырдылар. Шушы олы бәйрәмдә тантаналы төстә Россия гражданы документларын алган яшьләргә  киләчәкләренең матур, якты һәм уңышлы, ә үзләренең Ватанның чын патриотлары булуларын теләделәр. 

Кулларына яңа паспортларын тоткан малайлар-кызларның дулкынланулары, шатлыклары йөзләренә чыккан. Татар Мулла авылыннан Гамил Гыйматдинов куанычын безнең белән дә уртаклашты.

–Мин кечкенәдән үк паспорт алу турында хыялландым. Бик тә паспортлы буласым килә иде. Менә ул көн җитте – инде төп документым бар. Россия гражданы булу – зур горурлык ул. Әти-әнием мине гел эш яратырга, тәртипле булырга, яхшы укырга өндиләр. Аларның өметен акларга тырышырмын,–ди Гамил.

Базарлы Матактан Айсылу Яруллинаның әнисе Фәридә Госмановна да:

–Кызыбызның үсеп җитеп, паспорт алуына бик сөендек,–ди. –Паспортларны балаларга тантаналы төстә районыбыз башлыгы Александр Никошинның тапшыруы да дулкынландыргыч булды. Бу чараның шушы зур бәйрәмдә – Россия көнендә оештырылуы да бик әйбәт. Ул гомергә балаларның хәтеренә уелып калыр. Кызыбыз Айсылу бик тырыш, мәктәптә дә актив, бик яхшы билгеләргә генә укый. Ел да “Йолдызлык” фестивалендә, спорт ярышларында катнаша. Балалар барысы да  исән-имин үссеннәр, бәхетле булсыннар!

 

Базарлы Матактагы Геройлар паркы һәм Ана даны паркы күпләрнең яраткан ял итү урыннарына әйләнеп бара. Биредә балаларга уйнау, спорт белән шөгыльләнү өчен дә күп шартлар тудырылган. Төрле җиһазлардан торган спорт-уен мәйданчыклары, матур утыргычлар, күзне иркәләүче яшеллек.Ә инде 12 июньдә парклар чын-чынлап гөрләп торды.

Рамазан аеның икенче яртысы бара. 

Ул җәйге озын көннәргә туры килсә дә, авырсынмыйча   ураза тотучы райондашларыбыз байтак. Мәчетләрдә тәравих намазлары  укыла. Авылларда ифтар ашлары да үткәрелеп тора. Соңгы көннәрдә Карга, Түбән Әлки, Ташбилге, Иске Салман авылларында шундый авыз ачтыру мәҗлесләре булып үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International