ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Каләм белән язылганны балта белән дә юынып алып булмый, дигән борынгы бабаларыбыз. Бу сүзләрнең хаклыгын кешелекнең күп гасырлы тарихы дәлилли-исбатлый килә. Язылганнар, китап битләренә уелганнар югалмый, үткәннәрне искә төшереп, хата-ялгышлардан кисәтә, ә бүгенге көн хакыйкатен киләчәккә җиткерә. Шуңа да китап кадерле, шуңа да аны бернинди заманча мәгълүмат чаралары алыштыра алмый.

2020 елның 1 гыйнварыннан "балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында" Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә (2017 елның 28 декабрендәге 418 – ФЗ номерлы федераль закон).

Беренче бала тууга (уллыкка) бәйле рәвештә ай саен бирелә торган түләүләрне гаиләләр ала алачак:

әгәр гаиләнең җан башына уртача керем күләме Татарстанда билгеләнгән эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының 2 тапкыр күләменнән артмаса-20 170 сум (элек ул 1,5 тапкыр зурлыктан артмаска тиеш иде). Пособие түләү балага өч яшь тулганчы башкарылачак. Киләсе елда түләү күләме 9373 сум тәшкил итәчәк.

7 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге мәһабәт концертлар залында Әлки якташлык җәмгыяте очрашуы булды. Чаллылылардан тыш, биредә Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Казан шәһәрләреннән дә якташлар катнашты. Ә иң мәртәбәлесе район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге Әлки делегациясе булды.

7 декабрь көнне Иске Әнҗерә, Иске Матак һәм Чуаш Шәпкәсе авыл китапханәләре Яшьләр белән "Коррупциягә ЮК дип әйтик!" хокукый дәресләре уздырды. "Коррупция" төшенчәсен карадылар, аның нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар, әдәби әсәрләрдә бу күренешкә мисаллар китерделәр. Аның белән һичшиксез көрәшергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

2019 нчы елның 6 нчы декабрендә Югары Әлморза авыл китапханәсе хезмәткәрләре мәдәният йорты белән берлектә авыл халкы өчен "Коррупциягә ЮК"дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында коррупция төшенчәсе һәм аңа каршы көрәш алымнары турында сөйләнде.  Барлык катнашучыларга да «коррупция» төшенчәсе, коррупция нәтиҗәләре нинди була һәм коррупция фактлары ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлаешлы итеп язылган буклетлар таратылды

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  11 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

2019 елның 7 декабрендә  ТР Әлки муниципаль районы «С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее " МБУК хезмәткәрләре Әлки якташлар җәмгыяте җыелышында күчмә күргәзмә белән катнаштылар. Күргәзмәдә әлкилеләрнең борынгы көнкүреше экспонатлары һәм сувенир продукциясе тәкъдим ителде

2019 елның 12 декабрендә  12.00-20.00 сәгатьтә Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Лаврентьев В.П. Базарлы Матак авылы, Кояшлы ур., 13 йорт, 1каб. адресы буенча гражданнарны кабул итә:  Язылу өчен телефон: 88434620106


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 10 декабрендә Базарлы Матак авылы Шәүкәт  мәчетендә район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев район имам-хатыйблары белән киңәшмә үткәрде. Мөхтәсибәтнең агымдагы сораулары каралды һәм 2021 елга кадәр имамнарга яңа таныклыклар тапшырылды.

9 декабрь көнне Базарлы Матак авылы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Тукта коррупция!" дип исемләнгән хокук дәресе үткәрде. Чара оешма белгечләре өчен үткәрелде.  Әңгәмә диалог формасында, видеороликлар карау формасында үткәрелде. Коррупциянең нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Кунаклар коррупция барлыкка килү сәбәпләре белән таныштылар, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр, бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен һәм позицияләрен белдерделәр.

Чара ахырында Әлки муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе коррупцион күренешләр белән бәйле ситуацияне мисал итеп китерде, анда кунаклар бу хәлләр буенча үз фикерләрен әйттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International