ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

24 октябрь көнне Төгәлбай авыл клубында Кошки авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Минзакир Гайфуллин 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты

«Җиңү волонтерлары» “Балалар Җиңү турында” республика проектын тормышка ашыру кысаларында «Җиңү волонтерлары» волонтерлар отряды активистлары һәм отряд вожатыйлары  белән берлектә Юхмачы урта мәктәбенең 3 һәм 4 сыйныф укучылары өчен «Истәлекле урыннар. Татарстан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында" дип исемләнгән  патриотик дәрес оештырдылар

2018 елга «Базарлы Матак РҮХ»ДАССОда карау планы 2952 кеше тәшкил итә. Барлыгы 2637 кеше каралды, бу еллык планның 89,3% тәшкил итә

Әлки җирле бүлегендә беренчел бүлекләренең дүртенче квартал гомуми җыелышлары башланды.  Алар Апак, Борискино, Югары Колчурино, Карга беренчел бүлекләре тарафыннан үткәрелгән инде.

Беренчел бүлекләрнең җыелышларында ноябрь аенда булачак «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Әлки җирле бүлекчәсе конференциясенә делегатлар сайланды.

Шулай ук «Бердәм РОССИЯ» партиясенең беренчел бүлекләрнең әлеге әгъзалары «Бердәм РОССИЯ»партиясенең туган көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар үткәрү турында фикер алыштылар

24 октябрь көнне Әлки районы мәдәният йортының концерт бригадасы Иске Чаллы авыл мәдәният йортында "Көзге моңнар" концерты белән чыгыш ясады. Авыл халкы килгән артистларга һәрвакыт шат, мондый искиткеч җырларга да озак алкышлады.

24 октябрь көнне Карга һәм Чиябаш авыл мәдәният йортларында  “Комсомолдан  аерылмыйм"дип исемләнгән тематик әңгәмәләр булып узды. Әңгәмә тематик күргәзмә янында узды, катнашучылар зур кызыксыну белән комсомол җырларын тыңладылар һәм яшьлекләрен искә төшерделәр.

23 октябрь көнне Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне кадастр исәбенә алу һәм дәүләт теркәве өлешендә Электрон хезмәттәшлек сораулары буенча киңәшмә үткәрде


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 16 октябрендә " Базарлы Матак РҮХ» ДАССО җирлегендә БРКХ белгечләре тарафыннан табиб-кардиолог, табиб-невролог, табиб-отоларинголог составында балаларны кабул итү уздырылды.

Узган декада эчендә шәхси сектордан 166964 кг сөт җыелган, бу узган ел белән чагыштырганда 3258 кг артыграк. 1 сыердан алынган табыш тәүлеккә 5,1 кг тәшкил итә.

2018 елның 20 октябреннән башлап 1 литр сөт сатып алу бәясе: «Краснохолм СЗ " ҖЧҖ-16 сум, «Шәйхетдинов»  ШЭ -18 сум.

2018 елның 24 октябренә барлыгы 33150 га (92%) урылган, шул исәптән көзге бодай 16251 га (100 %), борчак 1744 га (100%), көзге арыш 714 га (100 %), арпа 5924 га (100%), солы 2454 га (100%), тритикале 237 га (100%), сабан бодае 555 га (100%), вика 277 га (100%), чечевица 146 га (100%), карабодай 2284 га (100%), бөртеккә кукуруз 2564 га (47%). Барлыгы 94316 тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш 1 гектардан 28,5 цн.

Көнбагыш 9889 га (83%) урылган, 16724 тонна суктырылган. Туфракны төп эшкәртү 46,8 мең га мәйданда башкарылган (78 %). 33 агрегат эшли.

97571 тонна сенаж, 120715 тонна силос, 6009 тонна печән әзерләнде, 57466 тонна терлек азыгы әзерләнде, яки 1 шартлы баш терлеккә 22,1 цн а/б. Салам 19672 тонна әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International