Биләмәләрендә 1147 кеше яшәгән Чуаш Кичүе авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышын бер үк көнне ике авылда үткәрделәр.
Базарлы Матакта Шәүкәт мәчете янәшәсендә төзелүче мәдрәсә инде өлгерү алдында. Әмма төзелеш эшләрен тулысынча төгәлләү өчен ярдәм кирәк әле.
Штанга күтәрү буенча район бәйгесендә төрле яшьтәге ирләр дә, хатын-кызлар да – дүрт дистәгә якын кеше көч сынашты.
Алкоголь продукциясе белән сату итүче һәр сәүдә ноктасында контроль-касса техникасы булырга тиеш.
Район мәктәпләре укучылары быел 11 тоннага якын макулатура хәзерләгәннәр.
Иске Матак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Оксана Ермолаева җәмгыять белеме буенча республика олимпиадасы призеры булды.
Оксананы фән бәйгесенә укытучысы Сергей Тихонов әзерләгән.
Түбән Әлки урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Гөлназ Хәмитова “Ел укытучысы” республика бәйгесенең финалына үтте.
Казанда 22-25 февраль көннәрендә бокс буенча республика ярышлары булып үтте.
Анда 13-14 яшьлек үсмерләр көч сынашты. Базарлы Матактан Али Капуров 44.5 кг үлчәү категориясендә чыгыш ясап икенче урынны алды.
Башка авыл җирлекләре арасында Чуаш Борнае җирлеге мәйданы һәм халкы саны белән урталыкта тора: 300 дән артык йорт-хуҗалыкта 868 кеше гомер итә. Борнайларның икесе дә төзек, матур. Тугандаш халыклар күршеләр булып яши һәм эшли: балалар урта белемне бергәләп алып бетерәләр, ә өлкәннәр диненә карап мәчеткә я чиркәүгә килеп дога кыла.
2 мартта “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итүе кабинетында Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова халыкны социаль мәсьәләр буенча кабул итә.