23 ФЕВРАЛЬ – Ватанны саклаучылар көненә туры китереп һәм православныйлар бәйрәме Масленица уңаеннан Базарлы Матак урамнарында ярминкә гөрләтәләр.
1 февральдән 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен “Әлки хәбәрләре” газетасына вакытыннан алда язылу башланды.
Быел Базарлы Матакта Актай елгасы яр буенда республиканың парклар һәм су саклагыч зоналар программасы нигезендә төрле төзелеш эшләре башкарылачак.
Үткән җомгада район үзәгендәге өч паркта да сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар узды.
Суд приставлары Федераль хезмәтенең район бүлеге узган ел төрле салымнар буенча 1 миллион 447 мең сум бурычны түләткән.
25 февральдә өченче чакырылыш муниципаль район советының уникенче утырышы була.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай дөньяга килгән.
Ул гаиләдә икенче бала.
16-18 февральдә билбаулы көрәш буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Бөтенроссия турнирында безнекеләр дә үзләрен күрсәтә белделәр: Иске Тахталадан Ксения Хәйруллина 58 кг га кадәрге үлчәү категориясендә беренче урынга лаек булды.
Быел мәгариф өлкәсендә эшләүче профсоюз әгъзаларына яңа төр хезмәтләр күрсәтелә башлый.