Борискино авылында җыеннар һәрчак җанлы үтә. Халыкның авыл тормышына битараф булмавы бик яхшы, әлбәттә. Әмма бит дәгъва һәм тәнкыйть сүзләренең объектив булуы, дөреслеккә туры килүе мөһим.
Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” Дәүләт фольклор ансамбле өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә зур бәйрәм ясады.
Районыбызда яшәүче 235 кеше бурычлары аркасында чит илләргә чыгу хокукыннан мәхрүм.
Көннәр җылыта башлау белән түбәләрдәге карлар бермә-бер авырая.
Күптән түгел булып узган “Ел укытучысы” бәйгесе районыбызның иң уңышлы эшләүче педагогларын ачыклады. Бәйгедә җиңү яулап, Юхмачы урта мәктәбенең тарих укытучысы Галина Москвина мактаулы “Ел укытучысы-2017” исеменә ия булды.
Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясенең үткән атнада Казанда узган 17 нче съездында районыбыз вәкилләре дә катнашты.
Быелның 1 гыйнварыннан мәҗбүри эшләр төсендә яңа җинаять җәзасы кулланыла башлады.
Үргәгарда яшәүчеләр элек-электән максатчан, эш сөючән һәм үз сүзендә торучан халык булган. Моны раслаучы дәлил дә бар: райондагы динсезлек заманнарында җимерелмәгән, халыкка йөз елдан артык инде хезмәт итүче бердәнбер мәчет нәкъ менә Үргәгарда бит. Безнең бабайларыбыз аны бердәмлекләре һәм рухи ныклыклары белән саклап кала алганнар.
“Татмедиа” АҖ басмаларына язылып бүләк отучыларның исемнәре 17 февральдә билгеле булачак.