ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе төзелүнең 15 еллыгы уңаеннан партиянең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә депутатлар халыкны кабул итәчәк.

Әлки “Энерготехсервис” җәмгыяте эшчеләре күптән түгел Иске Салманда яшәүче фермер Рамил Насыйбуллинның терлекләр фермасын электрлаштырдылар.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Базарлы Матактагы Балалар иҗаты йортына җыелган үсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә, аларны опекага алган олыларга илнең балигъ булмаган гражданнарының хокуклары турында сөйләделәр. Бүген районда Бала хокуклары көне үткәрелә, шул уңайдан оештырылган бу чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дмитрий Медведевның Казандагы җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Татьяна Воропаева катнашты.

Районда 103 кеше  ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Көзге чакырылыш башланганнан бирле районнан 3 төркем егетләрне Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә озаттык инде.

14 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда да “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит” дигән акция үткәрелә.

Организмга даими рәвештә салкын тию янаган чорда  белгечләр  суык тиюдән саклаучы азык кулланырга тәкъдим итәләр.

Үткән атнада Россия Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта пенсионерларга 5 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында закон кабул иткән.


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Иң күп хезмәт хакы алучы лидерлар рейтингында Владимир Путин 9 нчы урынны биләгән. Франциядә чыгучы Les Echos вакытлы матбугатына нигезләнеп, бу хәбәрне RNS яза.

Чуаш Кичүендә бу көннәрдә яңа спорт мәйданчыгы төзүгә керештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International