Авыл хуҗалыгының итчелек тармагында эшләүчеләрне берничә ел куркытып, киеренкелектә тоткан афәт безгә дә килеп җитте: күрше Нурлат районында шәхси хуҗалыкта бер баш дуңгызның һәм тагын бер баш кыргый кабан дуңгызының африка чумасыннан үлүе мәгълүм булды. Урман эчендә урнашкан, күп булса 10 йортлы Сосновка авылы бездән ерак түгел, шуңа күрә Әлки районы куркыныч икенче зонага керә икән. Шул сәбәпле районда тиз арада саклык чаралары күрелә башлады.
Район укытучылары үзләренең бәйрәмнәрен күңелгә ятышлы итеп билгеләп үттеләр.
Әлеге мәсьәләгә кагылышлы норматив актларны төзү Федераль куркынычсызлык хезмәтенә йөкләнәчәк.
Сентябрьдә туган балалар хисабына районда халык саны тугыз кешегә арткан.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында” Татарстан Республикасы законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты имзалады.
1 октябрьдә районда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары башланып китте. Аларның берничәсендә район җитәкчеләре дә катнашты.
Район Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназиясендә, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Юхмачы мәктәпләрендә 10-11 сыйныфлар өчен дәрес үткәрделәр.
Пенсия фонды идарәсендә 5 октябрьдә өлкән яшьтәгеләр өчен “кайнар линия” эшләячәк.
6 октябрьдә Базарлы Матактагы үзәк ял паркында “Казан өчен тавыш бирәбез” дигән акция үткәрелә.
–Президент белән очрашуга барасыбызны белгәч, бик дулкынландык. Ә инде Казан Кремленең зиннәтле кабул итү залына аяк баскач, күңелләрне бөтенләй хисләр өермәсе биләп алды. Менә залга хәләл җефете Гөлсинә ханым белән Президент килеп керде. Илбашының үзен бик гади тотуы, ягымлылыгы, ихласлыгы залдагы киеренкелекне бетерде дә куйды, дустанә, рәхәт мохит урнашты.