ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

31 мартта 11.00-12.30 сәгатьләрдә район хакимияте бинасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин халыкны кабул итәчәк.

Базарлы Матак урта мәктәбенең физкультура укытучысы Максим Муштаков Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка бадминтон уены өчен  спорт инвентаре алуда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткән иде.

“Энерготехсервис” җәмгыяте Түбән Кәчи төп мәктәбендә электрүткәргечләрне тулысынча яңартты.

С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда балаларны һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә дә зур игътибар бирәләр.

1 сентябрьдән машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру кыенлаша.

Бүген мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Аларның эшләре, проблемалары хакында  район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина белән сөйләшәбез.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе яңа әгъзалар, яшьләр белән тулылана.

“Яшь имәннәр” балаларны сәламәтләндерү лагерында төзелеш-ремонт эшләренең зур күләме инде тәмамланып килә. Төз имәннәр арасында өр-яңа бина калкып чыкты. Мансардлы каты да бар. Бу бинада берьюлы 30 бала урнашып яши алачак.

Үткән атнадан бирле “Алексеевскдорстрой” ААҖнең район участогы эшчеләре автомобиль юлларындагы чокыр-чакырларны ремонтлыйлар.


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

“Көньяк Әлки” филиалында быел уҗым культураларына, күпьеллык үләннәргә минераль ашламаларны “Туман” агрегаты ярдәмендә дә, самолет белән дә кертергә уйлыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International