ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Лениногорск районында  янгында биш баланың һәлак булуы турындагы хәбәр күпләрне тетрәндерде.

30-31 гыйнварда “Алинә” универсаль спорт залында республиканың иң шәп яшь көрәшчеләре бил алышты. Биредә “Кызыл Шәрык-Агро” берләшмәсе һәм Хәйруллин  Хәйрия фонды призларына 11-13 яшьлек малайлар һәм кызлар билбау көрәше буенча көч сынашты. Ярышта катнашучы яшь көрәшчеләргә район башлыгы Александр Никошин һәм  билбау көрәше буенча Татарстан федерациясенең башкаручы директоры Хәбир Хәбибуллин фатыйхаларын бирделәр.

Каргада яшьләр гаилә корып төпләнеп калу җаен карый. Күп авылларда инде песионерлар шунда яшәүче халыкның яртысын диярлек тәшкил итә. Ә Каргада хәл үзгә – 456 кешенең бары 116 сы гына пенсия яшендә.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Галимнәр яман чирнең беренче билгеләрен ачыклау, шуның нәтиҗәсендә авыру белән иртәрәк көрәш башлау буенча эзләнүләрдән тукталмый. Америка галимнәре, кеше онкологик авыруны иртә стадиядә үзе дә билгели ала, дигән фикерне алга сөрә.

Февыральдә Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көтә.

 

23 февраль, сишәмбе, эшләми торган көн булачак. Бу көнне россиядә Ватанны саклаучылар көне бәйрәм ителә. Гомумән алганда 2016 елда республика халкы 243 көн эшли һәм 123 көн ял итәчәк.

Иске Чаллы авыл җирлегендә хәзер яңа башлык: көзге сайлаулардан соң бу вазыйфа Муса Исхаковка йөкләнде.


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

1 гыйнвардан Россиядә декларация кампаниясе башланды.


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Быел республика программасы нигезендә Түбән Кәчи һәм Иске Салман мәктәпләре биналарына капиталь ремонт ясала.

Район каратэчылары 24 гыйнварда  Әлмәт шәһәрендә узган ачык турнирда зур җиңүләр яуладылар.

“Россия пенсионерлар берлеге”нең җирле бүлеге февраль аенда компьютерга өйрәтү курсларын ача.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International