ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Соңгы вакытта гаиләләрдә кара тавыш чыгарып, якыннарын җәберләү очраклары күбәйде, диләр хокук сакчылары.
Дарулар белән бушлай тәэмин ителүгә хокуклары булучылар 1 октябрьгә кадәр үзләре өчен мөһим карар кабул итәргә тиешләр: социаль пакеттан файдаланыргамы, әллә аны акчалата гына алыргамы.
Югары Кәчидә июнь ахырларында халык сусыз кала: башня эшли дә кебек, ә өйләргә су бармый.
Быел Апак авыл җирлегенә караган Иске Тумба авылында җыен үткәннәре белән чагыштырганда бөтенләй башка рухта узды. Кешеләрнең кәефе күтәренке, сөйләшүләрендә үк алдагы көнгә яңа планнары барлыгы сизелә.
Кошки авыл җирлегендә җыеннар гел бик җанлы үтә иде. Ә бу юлы биредәге җыелыш шау-шулы ук булды. Нинди генә мәсьәлә хакында сүз чыкмасын, җыенда катнашучыларның дәгъвасы, тәнкыйте  табылып торды.
Быел Президент программасы нигезендә реконструкцияләнеп файдалануга тапшырылган "Геройлар паркы" район үзәге халкының яраткан ял урынына әйләнде. Ә бүген Базарлы Матакның Имәнлек урамында нигез салынган парк төзелешендә кызу эш бара.

Быел районда ике буа ремонттан соң  файдаланыла башлады. Берсе Югары Әлморза авылы янында, икенчесе Түбән Колчурино авылы башында. Түбән Колчурино буасын Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов үзе карап китте.

 

Бу атнада бездә Россия Федерациясе монополияләргә каршы федераль хезмәте идарәсенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел булып китте.

19
август, 2015 ел
чәршәмбе
20 августта район прокуроры Руслан Гыйзәтов Кошки авылына барып, анда яшәүчеләрне кабул итәчәк.
Узган атнада районда 6 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International