ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 
27 июньдә Казанда Теннис академиясе бинасында Татарстан Президенты вазыйфасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар сайлаучылар белән очрашачак. Анда безнең районнан да 24 кеше катнаша.
 
Юхмачы авылында модульле ветеринария участок пункты ачылды. Яңа объектны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм республика баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов катнаштылар.

24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

 

Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру төгәлләнде.

Елның теләсә кайсы фасылы үзенчә матур. Ә менә җәй… Аның гүзәллеген тасвирларга  сүзләр табып бетерү дә кыен. Җәйнең озын якты көннәре, кайнар кояшы, җылы яңгырлары бар җирне яшеллеккә, чәчәккә күмә. Ә инде табигатьнең бу "тырышлыкларына" үз хезмәтеңне дә өстәсәң…
 
Районда печән өстенең иң кызган чагы. 7 мең гектарда күпьеллык үләннәр чабылды. Шуның 5400 гектары -– сенажга, калганы исә печәнгә алына.
Икенче яртыеллыкта “Әлки хәбәрләре”н 5626 әбүнәче алдырачак.
Авыл клубларында бу арада “Яшьләр тормышны сайлый” исеме астында тематик дискотекалар үткәрелде.

26 һәм 27 июньдә Әлки район үзәгендә яшьләр өчен зур чаралар планлаштырыла


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген район үзәгендә Азат итүче солдат һәйкәле янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды
27 июньдә  Югары Әлки авыл клубы “Уйнагыз, гармуннар!”бәйрәме үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International