ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2015 ел
дүшәмбе
Җиңү бәйрәме уңаеннан районда 591 кешегә –Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына – Россия Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасы белән бергә өчпочмаклы конвертлар да тапшырылачак.
Ундүрт яшьләрен җиткергән бер төркем үсмерләргә Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды.

2
май, 2015 ел
шимбә

“Җиңү вальсы” халыкара акциясе кысаларында 1 майда Әлки районы “Колос” кинотеатры янында Вальслар кичәсе булды


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Һөнәри вазыйфалары буенча куркыныч янаучы төркемгә караган кешеләргә вируслы талпан энцефалитына каршы прививка ясый башладылар. Былтыр 51 кеше имунлаштырылган булган: аларның 5се вакциналанган, 46 кешегә кабаттан ясалган.
Бу уку елында “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) спорт комплексын сынап карау буенча ирешкән уңышлары өчен Иске Матак мәктәбе коллективы  республика Мәгариф министрлыгы кубогы белән бүләкләнде.
Быелның икенче яртысына әлкилеләр 7338 данә газета һәм журналга язылган.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Эшмәкәрлек бүген районның күп тармакларына үтеп керде. Кайчандыр башлыча сату-алу белән шөгыльләнгән эшкуарлар хәзер халыкка төрле хезмәт күрсәтү, товарлар җитештерү, төзелеш, авыл хуҗалыгы кебек юнәлешләрдә үзләрен таныталар. Билгеле, үз эшеңне оештыру, аны җәелдерү кемгә дә ансат бирелми. Кайчак мәгълүмат җитеп бетмәгәннән дә проблемалар авыр чишелә. 
Район эшмәкәрләренең шушы көннәрдә  булып үткән слетында алар эшчәнлегенә кагылышлы күп проблемалар күтәрелде.
Нурлатта булып узган зона семинар-киңәшмәсендә терлекчелек буенча быелның беренче кварталына нәтиҗәләр ясалды, малларны җәйләүгә күчерү мәсьәләсе каралды. Киңәшмәдә безнең район делегациясе дә – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, ветеринария табиблары, зоотехниклар, ферма мөдирләре, көтүне яңарту технологлары катнашты.
Пенза шәһәрендә 19-25 апрельдә узган боксчыларның Идел буе федераль округы Спартакиадасында Татарстаннан 16 спортчыдан торган команда катнашты.
…Мин әтиемне бигрәк нык яраттым. Аның белән горурландым, үсеп читкә киткәч, әтине өзелеп сагынып кайта идем. Үзе "балаларым, кызларым!" дип өзелеп торганга, беренче урынга һәрчак гаиләсен куеп, кайгыртып яшәгәнгә шулай булды микән? Әти безнең өчен – кызлары өчен чын ир-ат үрнәге булды. Төз буй-сынлы, матур йөзле, шәфкатьле карашлы, ачык күңелле әтиемне, инде үзем олыгаеп барсам да, вафатына күп еллар үтсә дә, һаман юксынам, һаман сагынам…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International