ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 Узган атнада Казанда “Яңарыш-Возрождение” китабының  бишенче томын тапшыру тантанасы булды. Анда безнең район делегациясе дә катнашты.


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Республика Мәдәният министрлыгының 27 гыйнварда булган коллегия утырышында узган елгы эшләргә йомгак ясалды, алга бурычлар билгеләнде. Үткән Мәдәният елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр,  байтак районнарга автомобильләр тапшырдылар. Районыбыз мәдәният бүлеге дә җиде урынлы “Ларгус” машинасына ия булды. “Кечкенә автобус тибындагы бу машина үзешчәннәребезгә авылларга концерт куярга йөрү өчен бик кулай”,–ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.
Хакимият органнарына эшкә кемнәрне алалар? Белгечләргә нинди таләпләр куела? Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне нинди сыйфатларына карап сайлап алалар? Бу сораулар күпләрне кызыксындыра. Без аларны муниципаль район советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Чулпан Гатауллинага бирдек.
 
Әлеге сорауга Татарстан Кадастр палатасы директоры урынбасары Алинә Камәртдинова җавап бирә.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Быелгы чыгарылыш сыйныфлары укучыларының бердәм дәүләт имтиханын тапшыру базасы булдырылды.

Хузангай-Сихтермә мәктәбендә Педер Хузангайның тууына 108 ел тулуны билгеләп үттеләр

Көчле Раштуа салкыннарыннан  соң  көннәр  җылытып җибәргән иде. Гыйнварның соңгы атнасында суыклар кабат әйләнеп кайтты. Һава температурасы минус 20 градускача төште. Түбәнлекләрдә тагын да суыграк. Салкыннарны районыбыз ничек кичерә? Зыкы суыклар зыян китермәсен  өчен нинди саклык чаралары күрергә?

 


26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

Узган елда район урман хуҗалыгы Алабугада эшләүче заводка 16 мең 500 кубометр түбән сортлы агач сатты.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз дөньяга килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International