ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Быел районда алтынчы тапкыр “Полиция Кыш бабае” акциясе үткәрелә. Акция барышында, Яңа елның төп персонажлары булган Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнары кигән полиция бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаганнар инспекциясендә исәптә  торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга үз бүләкләрен әзерләп тапшыралар.

6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә Әлки районының Базарлы Матак, Сихтермә–Хузангай, Түбән Кәчи, Түбән Колчурино, Чуаш Шәпкәсе авылларында бәйрәм гыйбадәтләре булды.

Аларның барысында да район җитәкчелеге вәкилләре катнашты һәм халыкны Изге Раштуа белән тәбрикләде.


6
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
4 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенә Түбән Әлморзада берәүнең пычак белән җәрәхәтләнүе хакында хәбәр алына.
Яңа ел бәйрәмнәрендә әлкилеләр “Ашыгыч медицина ярдәменә” ешрак мөрәҗәгать итә башлады.
Тарихка кереп калган 2014 елда Әлки районында 191 бала дөньяга килде. Ә 96 пар законлы никахлашты.

Ни аяныч, узган елда 315 райондашыбыз дөнья белән хушлашты. Ә 44 гаилә таркалды.

Чагыштыру өчен: 2013 елда район халкы яңа туган бәбиләр хисабына 184 кешегә арткан иде. Ул елны 115 туй булды, 330 райондашыбыз арабыздан китте, 60 аерылышу теркәлде 

Әлки районы ЗАГС бүлегендә яңа 2015 елның иң беренче нәниләре – игезәк Әхмитовлар теркәлде.

4
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
Яңа елдан башлап милеккә салым ставкалары сизелерлек үзгәрә. Аңлашыла ки, арту ягына. 1 гынвардан физик затлар милкенә салым аның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. 
Елның соңгы шимбәсе – 27 гыйнварда Әлки районы вәкилләре башкалабыз Казанда кала халкы өчен  Яңа ел алды ярминкәсе үткәрүдә катнашты.
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына якташыбыз Ришат Хафизов 200 ләп китап тапшырды.
Яңа елны әлкилеләр бик тыныч һәм имин каршы алдылар. Без район башкарма комитеты, эчке эшләр бүлеге, янгын часте, электр бүлү челтәре, ашыгыч ярдәм хезмәте белән элемтәгә кереп, 30, 31 декабрь һәм 1 гыйнвар көннәренең район территориясендә ничек үтүен сораштык. Һәм Һәрберсеннән бертөрле : “Барысы да әйбәт, тыныч, гадәттән тыш хәлләр булмады,”– дигән җавап алдык. Бусы сөендерә, билгеле. Әмма район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге хезмәткәрләре дә шулай дигәнгә бераз кәеф китте. Чөнки 29 декабрь– 2 гыйнвар көннәрендә бер генә сабый да тумаган бит. Соңгы тапкыр биредә бәбине 28 декабрь көнне кабул иткәннәр, ләкин ул да безнең район кызчыгы түгел, күрше Спас ягыннан, Ямбахты авылыннан икән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International