ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Агропромышленность комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Россельхозцентр”ның Татарстан филиалы Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Бисияр улы Сафин Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 
Ветераннар оешмалары район советында секретарь булып эшләүче Рәхилә Ярулла кызы Хәбибуллинаның тырыш хезмәте югары бәяләнде.
28 ноябрьдән 29 ына каршы төндә полиция хезмәткәрләре 580 килограмм бөртек урлаган бәндәне тоткарлыйлар.

1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Ноябрь аенда районыбызда 12 бала туган, 8 гаилә төзелгән.
Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары җитәкчеләре Яңа ел бәйрәмнәрен хәвефсез үткәрү хакында сөйләштеләр.
Исерек йөртүчеләрнең транспорт белән идарә итүен кисәтүгә юнәлтелгән операция республикабызда һәрдаим үткәрелә. Әнә шул акция кысаларында без дә узган чәршәмбе иртәсендә  район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән рейдка чыктык. 
Аларның барысы да әлеге чирне җенси юл белән йоктырган. СПИДлы әниләрдән ике бала туган.
 
СПИД  бүген дөньядагы иң глобаль проблемаларның берсе булып тора. Барлык илләр дә диярлек әлеге чиргә каршы дару булдыру өстендә эшли. Әмма  бу афәтне җиңәрлек чара табылганы юк әле. Ул кешеләр гомерен алып китә тора.
 

30
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
Минем әнием Галиева Мәстүрә Миндубай кызы гасыр яшьтәше иде. Ул 1901 елның октябрендә Түбән Биктимер авылында дөньяга килгән. Туксан яшькә җитеп дөньядан киткән әниебезнең чал башыннан ниләр генә узмаган, өч сугыш үзе генә ни тора.
Хәрби спорт төрләре буенча Нурлатта узган зона ярышларында Алексеевск агрокөллияте филиалы  командасы икенче урынны яулады.

Алексеевскида узган Татарстан беренчелегендә районыбызның 11-12 яшьлек волейболчы малайлар командасы өченче урынны алды.

Әлеге ярышларда районыбыз данын яклап Борискино урта мәктәбе укучылары командасы чыгыш ясады. Аларның тренеры Виктор Захаров.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International