Болгарда Спас районы башлыгы призына каратэ буенча ачык турнирда катнашып, 10-14 яшьлек яшь спортчыларыбыз зур җиңү яулады.
Ижевск, Йошкар-Ола, Казан, Яр Чаллы кебек шәһәрләрдән килгән көндәшләрен безнең кызлар һәм малайлвр шактый ансат җиңделәр. Данил Фәхретдинов, Рөстәм Гатауллин, Милана Варламова беренче урынны яуладылар. Игорь Вассунов, Валерия Советникова, Ранис Сираев, Виктория Советникова икенче урында, Данил Кашкаров өченче нәтиҗә күрсәтте. Шулай итеп, район командабыз беренче урынны алып кайтты.
12 декабрьдә прокуратура органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Бу көнне 12 дән 20 сәгатькә кадәр район прокуратурасы бинасында (Базарлы Матак ав., Кыр ур., 21) прокуратура хезмәткәрләре халыкны кабул итәчәк.