ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2014 ел
җомга
30 август – Республика көне белән әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрикләде.

28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
44 нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның керемнәре һәм мөлкәтләре турында мәгълүматлар

Әлеге акция бөтен Россия күләмендә үткәрелә. Операциянең беренче этабында районыбызда  күләмле эш башкарылды. Кыргый киндер үсүнең 7 очрагы ачыкланды. Әлеге үсентеләр тулысынча юк ителде. Наркотик үсемлекләр үстерү белән шөгыльләнгән бер кешегә карата җинаять эше кузгатылды.

Әгәр сез үлән төрендәге наркотик матдәләрне законсыз саклау, сату яисә куллану фактлары хакында беләсез икән, 02 яисә 2-01-02 телефоннары буенча шылтыратып хәбәр итүегез сорала. Анонимлык гарантияләнә.

Хлебодаровка урта мәктәбенең ярдәмче хуҗалыгыннан ай саен 14-16 мең сумлык сөт саталар.
Шәхси хуҗалыклар ел башыннан бирле 4016 тонна сөт саткан.

Иске Хурада авылында яшәүче Константин Миндрюков үз хуҗалыгында 24 баш сыер асрый.

“Сыер тоту, сөт сату авыл кешесе өчен өстәмә керем алуның иң ышанычлы чыганагы”,–ди Константин. Быел ул 43 тонна сөт сатып 650 мең сум акча эшләп алган.

Чиябаш, Чуаш Борнае авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары ремонтланган яңа биналы булдылар,  Яңа Салман табиблык амбулаториясе дә капиталь ремонтланган, өстәп корылган йортта  медицина ярдәме күрсәтә хәзер. Бу шатлыклы үзгәрешләр уңаеннан әлеге авылларда тантаналы җыелышлар булып узды.

27
август, 2014 ел
чәршәмбе
Террорга каршы район комиссиясе утырышында Республика көненә һәм Белем көненә әзерлек, аларны бәйрәм итү чорында иминлек чаралары күрү мәсьәләсе каралды.
 Бөтен Россия күләмендә үткәрелүче әлеге акциягә кушылып, һәр оешма-учреждение үз территориясен яшелләндерү буенча өмәләр оештыра. Агач үсентеләре белән район урман хуҗалыгы тәэмин итә. Яшелләндерү акциясенә районыбыз эшмәкәрләре, аерым хуҗалыклар да кушылыр дип өметләнәбез. Урамнарыбызда, тыкрыкларда күбрәк агач үссен өчен һәркем үз өлешен кертергә тырышсын.
 Тормышта төрле хәлләр була. Әйтик, фатир документлары югалды яисә яраксыз хәлгә килде ди. Бу очракта нишләргә? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Күчемсез мөлкәтеңне мошенниклардан ничек сакларга? Әлеге сорауларга Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең  документлар кабул итү-тапшыру бүлеге начальнигы Ада Зәйдуллина җавап бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International