ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итү була. Әлеге тантанага республиканың шәһәр һәм районнарыннан 53 гаилә чакырылган. Алар арасында безнең район вәкилләре – Әнәс һәм Сания Яруллиннар да бар.

26
август, 2014 ел
сишәмбе

22 август районыбызда вакыйгаларга бай булды. Карга һәм Иске Чаллы авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның гаилә әгъзаларының торак шартларын яхшырту программасы нигезендә ике яңа өй  файдаланылуга тапшырылды. Моннан тыш, өч авылда спорт мәйданчыклары ачылды. Әлеге вакыйгалар уңаеннан әлкилеләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина да килгән иде.

Узган атнада районыбыздан зур делегация Болгарда әлеге музей-тыюлыкның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан үткәрелгән тантанада булды.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә купьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Н.Дәүли исемендәге гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Фәракшина һәм Базарлы Матак урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәсәнова республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Әлеге бүләкләр укытучыларның август киңәшмәсе пленар утырышында тапшырылды.

23 августта кичке сәгать 11 тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частена билгесез ир-ат шылтыратып, полиция бинасына шартлаткыч куелуын хәбәр итә.


25
август, 2014 ел
дүшәмбе
Районда быел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны вакытында түләмәүнең 90 очрагы ачыкланган.
Әлки районында бүген 24 гаилә фермасы эшләп килә.
Оператив мәгъдүматлардан күренгәнчә, район басуларында 28758 гектарда уңыш җыеп алынды.

22
август, 2014 ел
җомга

2013 ел өчен милек салымнары (җир, мөлкәт, транспорт) быелның 5 ноябреннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Салым службасы әлкилеләргә шул хакта искәртә.

“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көньяк Әлки” филиалы комбайнчысы Азат Әхмәтов бүген район комбайнчылары арасындагы ярышта лидер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International