ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2014 ел
чәршәмбе

44 нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп  үзен-үзе күрсәткән Шәйхетдинов Альберт Әсгать улының үз кандидатурасын кире алу хакындагы гаризасы нигезендә, территориаль сайлау комиссиясе бу кандидатны теркәү турындагы карарын юкка чыгарган.

Бу хакта Алексеевск территориаль (округ) сайлау комиссиясе хәбәр итте.

Үткән атнада “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе кысаларында балалар өчен зур бәйрәм оештырылды.
Чуаш Кичүе мәктәбе – районның иң өлкән уку йортларыннан берсе. 2017 елда ул үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шушы вакыт эчендә мәктәп меңнәрчә балаларга белем биреп, олы тормыш юлына озатты. Алар арасыннан күп күренекле кешеләр чыкты. Чуаш Кичүе урта мәктәбен төрле елларда тәмамлаучыларның күбесе бүген районыбызның төрле тармакларында тырышып хезмәт куя һәм туган мәктәбебезнең данын күтәрә. 
Узган уку елы республикабызда Математика елы дип игълан ителгән иде. Билгеле, төгәл фәннәр декадасында я булмаса бер ел дәвамында гына балаларның математика белән кызыксынуын арттыра, аны  яраттыра алмыйсың. Моның өчен районыбыз мәктәпләрендә даими һәм планлы эш алып барыла. Ул әйбәт матди-техник база булдыруга, укытучыларның квалификациясен күтәрүгә, ныклы белем базасы тәэмин итүгә юнәлдерелә.
“Хузангай” кооперативында бөртекле культуралар урагы тәмамланды. 15 августка хуҗалыкта бөртекле культуралар 11 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынды.

19
август, 2014 ел
сишәмбе
Янгын күзәтчелеге бүлеге 1 июльдән 30 сентябрьгә кадәр районда “Уңыш-2014” күзәтү-профилактика операциясе үткәрә
15 августта район үзәк хастаханәсендә Казан табиблары халыкны бушлай кабул итте.
Районыбызның егетләр командасы “Рубин” футбол клубы призларына  республика беренчелегенең финалына чыкты.

18
август, 2014 ел
дүшәмбе
Билбау көрәше буенча Татарстан чемпионатында спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясады.
Хәйруллинның Хәйрия фонды аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән букчалар һәм спорт киемнәре бүләк итте. Быел 500 дән артык малай һәм кыз фондның әлеге күчтәнәчләрен кабул итеп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International