ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Җәй – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен киеренке эш вакыты. Басу-кырларда агрочараларны үзвакытында, сыйфатлы итеп үткәрергә кирәк. Шуның өстенә июнь ае – терлек азыгы хәзерләүнең иң киеренке чоры. 26 июньгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, хуҗалыкларда 943 тонна печән, 32500 тонна сенаж хәзерләргә өлгергәннәр инде.
“Энерготехсервис” җәмгыяте электриклары июнь башыннан бирле Юхмачы авылында төзелеп килүче клуб бинасында эшлиләр.
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш дәвам итә. Инде 32 якташыбыз хәрби хезмәтләрен башлап җибәрергә өлгергән. 
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары үткән атна эчендә юлларда кагыйдәләр бозучыларга карата 116 административ беркетмә төзегәннәр. 
Россия Саклану министрлыгының интернеттан рәсми сайтында “Халык батырлыгы” (“Подвиг народа”) дигән портал эшли башлаган.
«Әлки урман» учреждениесе  эшчеләре быел зур эш күләме белән тәэмин ителгән.

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Авыл җирлеклекләре советлары, район учреждениеләре һәм оешмалары коллективлары бозауларны кышлату өчен яфрак азык һәм дару үләннәрен хәзерлиләр.
 
Су буе урамын җырлап
Бер әйләник, әйдә әле.
Яшьлек хисләрен яңарта
Әхмәт авылы бәйрәме.
Энергетик объектлары аеруча куркыныч объектлардан санала, шуңа күрә алардан файдалану кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы булган Чистай электр челтәре гражданнарга, барлык оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, электр тапшыру линияләренең өзеклеген, кешеләр белән бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен һава һәм кабельле линияләрнең, трансформатор подстанцияләренең саклык зоналарында эшләү кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә чакыра.
Бүген Базарлы Матакның Көньяк урамында “Таттелеком” җәмгыяте база станциясен эшләтеп җибәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International