ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Газетаның үткән санында районыбызда "Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлегеңне кайтар" акциясенең старт алуы хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге кампания 31 майдан 31 августкача дәвам итә. Ул  йөрәк-кан тамырлары авырулары кичергән пациентларга ярдәм итүгә, тәмәке тарту белән бәйле өзлегүләрдән саклауга юнәлтелгән.
Гомумбелем мәктәпләре укучылары арасында әлеге бәйге ике номинация буенча үтә.
Мал-туарны махсус урында гына чалу турындагы таләпләр шәхси хуҗалыкларга кагылмый.
Район авыл җирлекләре башкарма комитетларына җирле мәсьәләләрне хәл итүгә үзара салымнары өчен дәүләттән 2 миллион 534 мең сум субсидия килде.
Балаларның җәйге ялын оештыру турында олылар яздан ук кайгырта башлаган иде инде. Һәм менә каникуллар килеп тә җитте. Алда өч айлык күңелле җәй, мәктәп турында уйлыйсы юк, нәрсә телисең, шуны эшлисең! Әмма әти-әниләрнең соңгысы белән килешеп бетәсе килми, аларга баласының иң озын ялларын файдалы итеп үткәрүе мөһим.

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Җәйнең башы – Сабантуйлар  чорын җиткердек. Шимбә көнне "Яшь имәннәр" янындагы мәйданда татарның тарихы белән борынгы дәрте, рухы белән яшь бәйрәме гөрләячәк.

3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Инде  айга якын безнең якларда коры һәм эссе һава саклана. Синоптиклар әйтүенчә, һава температурасы нормадан 5-10 градуска югары. Кызу һава кешеләр өчен шактый уңайсызлыклар тудыра.
Базарлы Матак урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Елена Леонтьева  Сингапурга бер айлык командировкага китәргә җыена.

7 июньдә Сихтермә-Хузангай авылында Ака-туй бәйрәме үткәрелә. Программада – алдынгыларны хөрмәтләү, уеннар, ярышлар, ат чабышлары. Бәйрәм 13 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!


 

 

 
Чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен бүген урак өсте – бердәм дәүләт имтиханнары бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International