ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Сабантуй җирендә сәүдә урыннарын бүлү 4-5 июньдә 15 сәгатьтә була. Ә Сабантуй  территориясенә килеп урнашу 6 июньдә 14.00 сәгатьтән 7 июньдә 7.00 сәгатькәчә дәвам итәчәк.

Район башкарма комитетының төбәк үсеше бүлеге.

Май аеннан бирле корылык һәм нык эсселек саклана.

 


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Районда яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче  “Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгы үз биләмәләрен тулысы белән сугаруга күчте. Бу әлегә районда сугару белән эшләүче бердәнбер хуҗалык.

 

Май аенда районыбызда 17 бала дөньяга килгән, 2 гаилә төзелгән.
Ел саен уздырыла торган “Парклар маршы” халыкара акциясендә районның 19 мәктәбе укучылары катнашты.

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килгән.

Нарасыйларның икесе дә – гаиләдә икенче балалар


30
май, 2014 ел
җомга
20 июльдә районның авыл җирлекләрендә референдум үткәреләчәк.
31 майдан 31 августка кадәр республикада "Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлегеңне кайтар" акциясе үткәрелә.
20 майдан республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды.
Бөтенроссия китапханәләр көнен район китапханәчеләре һөнәри осталык бәйгесе белән билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International