ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2014 ел
җомга
Югары Әлморза балалар бакчасына Хәйруллинның Хәйрия фондыннан зур бүләк алып килгәннәр – нәниләргә уенчыклар бүләк иткәннәр.

Республиканың мәктәпләр ремонтлау программасына быел Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе мәктәпләре кертелгән иде. Бүген дәресләрдән тынып калган әлеге биналарда тулы куәткә ремонт эшләре җәелдерелгән.

Чуаш Борнае мәктәбендә ремонтның  барышы белән без дә  танышып кайттык.

Халыкара балаларны яклау көненә багышлап Базарлы Матактагы балалар иҗаты йортында күңелле бәйрәм оештырылды

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Сихтермә-Хузангай авылының  Борнай ягындагы кырында сукада эшләүче тракторчылар кеше сөякләренә юлыкканнар.
Район мәктәпләренең унынычы сыйныфларын тәмамлаган 59 егет өчен ике көнлек өйрәнүләр үткәрелде.

 

Бибай Чаллысында булган фаҗига бөтен районны тетрәндерде. Биредә 8 яшьлек Рәмис Галиуллин суга батып үлде.
Бүген районыбыз кырларында уңыш өчен киеренке көрәш бара. Май ае буена бер тамчы явым-төшем күрмәгән басуларда туфракта булган дымны саклау, үсемлекләрне  корткычлардан, төрле авырулардан аралау һәм аларның үсешен туктатмау өчен тукландыру эшләре бара.
 

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада 3 малай, 2 кыз дөньяга килгән.

Базарлы Матак авылында яшәүче Светлана Скворцова дүртенче баласын тапкан.

Район үзәк китапханәсе директоры урынбасары Нина Лазарева һәм китапханә хезмәткәре Любовь Тихонова Татарстан мәдәният министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Район мәдәният йортының “Рябинушка” вокаль ансамбле  “Каравон” бәйрәмендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International