ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2014 ел
дүшәмбе

Аварияләрдә ике кеше зыян күргән. Атна дәвамында район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 62 очрагын ачыклаганнар. Руль артына исерек хәлдә утырган ике кеше административ җаваплылыкка тартылган.

 

Район авыл җирлекләре башкарма комитетлары рейтингында  Иске Чаллы җирлеге башкарма комитеты беренче урынга чыкты.

23
май, 2014 ел
җомга
Каршымдагы телефон чылтырады. Бик нык дулкынланган хатын-кыз тавышын ишеттем.
–Сеңелем, минем берәр журналист белән сөйләшәсем килә. Бу арада телевизордан Кырымны күрсәтәләр. Бөтен тынычлыгым югалды, күңелем актарыла… Истәлекләремне кемгәдер сөйлисем килә… Аңласагыз иде, бик авыр миңа…-дип ашыга-ашыга тезеп китте трубкадагы берәү.
Республикада АЗСлардан җибәрелә торган мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы бара.
Укучыларның җәйге каникулларында аларның юл  һәлакәтләренә очрап имгәнүләрен яисә һәлак булуларын кисәтү максаты белән республикада “Игътибар балалар!” дигән исем астында айлык үткәрелә.
Районыбыз хуҗалыклары 22 майга чәчүне төгәлләде диярлек.
Район игенчеләре 47 мең гектарда чәчү эшләре башкардылар. Бу планга карата 94 процент тәшкил итә. Сабан культуралары чәчү бүген-иртәгә тулысы белән төгәлләнәчәк.
Чәршәмбе иртәсендә район хәрби комиссариаты каршыннан туганнары һәм дуслары алты егетне армиягә озатып калдылар. Быелгы язгы чакырылышта алар әле беренчеләр.
Түбән Әлки мәктәбе базасында үткән атнада "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесе булып узды. Конкурста районыбызның 10 мәктәбеннән 40 укучы көч сынашты.
 
7 июньдә үтәсе район Сабан туена әзерлек эшләре тулы куәткә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International