ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татар Борнае авылында туып-үскән якташыбыз, тарихчы Дамир Галимҗановның "Шамил Агатюрк" исемле китабы дөнья күрде.
"Восток Зернопродукт" ЯАҖ нең  бер төркем хезмәтчәннәре – җитәкченең эксплуатация буенча урынбасары Фәнил Нотфуллин, токарь Роберт Галиуллин, отряд начальнигы Илгиз Җәббаров, баш инженер Миншакир Хәмитов республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

19
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Республика күләмендә коену сезоны рәсми рәвештә 1 июньнән ачыла. Әмма коенырга яратучылар сезонны моңа кадәр үк ачып җибәрделәр. Андыйларны суның температурасы түбән булу да, коену урыннарының әзер булмавы да, тән суынып үлем ихтималы булу да куркытмый.
Узган 2012 елда коену сезонында республикада суга батып үлүнең 64 очрагы теркәлде. Һәлак булучыларның 12се – балалар. Быел инде 26 кеше  суга батып үлде, шул исәптән 1 баланың гомере өзелде. 2009, 2011 елларда районыбыз сулыкларында бату очраклары булмаган иде. Кызганыч ки, 2010 һәм 2012 елларда берәр үлем очрагы теркәлде.
Кызганычка каршы, кешенең бу җирдәге гомере чикле, анысы да төрлечә: озын гомер яшәп, картлык рәхәтен күрүчеләр дә, тормышның гөрләп торган чорында кинәт туктап калучылар, якыннарын, иптәшләрен сискәндереп, кайгыга салып, кинәт кенә үлеп китүчеләр дә бар.
Бары унҗиде көн! Республикабыз башкаласында булачак грандиоз вакыйгадан – 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиададан безне инде шулкадәр генә  вакыт аерып тора. Без барыбыз да чиксез дулкынланып  һәм бик әзерләнеп көткән Студентлар уеннары Казаныбызда 6 июльдә старт алачак. Июльнең беренче көне исә әлкилеләр өчен аеруча истәлекле булыр. Бу көнне Универсиада уты безнең район аша узачак.

18
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Карга районыбызның бай һәм иң төзек авылларыннан берсе. Искиткеч тырыш халык яши биредә. 7 июнь көнне авылда узган кичке Сабан туе да гаҗәеп матур булды. Бәйрәмгә, авыл халкыннан тыш, республикабызның төрле төбәкләреннән, шулай ук район авылларыннан бик күп кеше җыелган иде. Һәркемнең йөзендә шатлык балкыды, һәркайда җыр-моң яңгырап торды, табигатьнең хуш исләре бәйрәмгә аерата бер ямь өстәде.
Авыл Сабан туе кичке сәгать  алтыга билгеләнгән иде. Авыл янәшәсендәге болынлыкка халык агылды гына. Каргалылар мондый бәйрәмне шулай зурлап инде дүртенче ел рәттән уздыралар.

14
июнь, 2013 ел
җомга
Югары Колчурино урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы  Татьяна  Зинкинага "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исеме бирелде.
19 июньдә 12.00-12.30 сәгатьләрдә Татарстан Дәүләт алкоголь испекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов гражданнарны кабул итәчәк.
16 июньдә Биләрдә Хуҗалар тавында ("Изге чишмә") "Чишмәле җәннәт" дип аталган бәйрәм уздырыла.
Бүген районыбыздан бер төркем делегация Сабан туенда катнашу өчен Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәренә юл тоттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International