ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2013 ел
җомга
Иртәгә илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.
48 мең пар яфрак азык, 4 мең пар төрле дару үләннәре хәзерләргә – район оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары алдына әнә шундый бурыч куелды.
Район социаль яклау бүлеге яңа автомобильгә ия булды.
Яңа Салман табиблык амбулаториясе баш табибы Әнвәр Кәтиев "Ел табибы-Ак чәчәкләр" республика бәйгесенең "Иң яхшы беренчел звено табибы" номинациясе җиңүчесе булды.
Узган якшәмбе – 16 июньдә районыбыз делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә милли бәйрәмебез Сабан туе үткәрүдә катнашты. Бәйрәмне оештыру белән бергә, без әлегәчә үзебезгә таныш булмаган бу шәһәрдә яшәүчеләрнең тормышы турында да күбрәк белергә тырыштык.
Өйнең зур бүлмәсен тутырып корылган табын янында бер-берсенә бик якын  булган туганнар җыелышкан. Бу якынлык аларның йөз-кыяфәтләрендә үк сизелә – күз карашлары охшаш, елмаюлары бертөрле, сүз-сөйләмнәрендә уртаклык ярылып ята. Табында – бер ата, бер ана балалары, аларның гаилә әгъзалары. Барысы да гомер уртасы яшендә, тормышта үз урыннарын тапканнар, һәркайсының эше дә, гаиләсен  асрарлык "ашы" да бар. Бәйрәм-туйларны да күтәрешерлек, авыр чакта бер-берсенә ярдәм кулы да сузарлык, җилкә куярлык нык, бердәм гаилә. Алар – Татар Борнае авылында гомер иткән, шунда шатлыгын да, нужасын да кичергән Миншәһит һәм Гөлнәфис Сафиннарның биш уллары, бердәнбер кызлары, киленнәре, оныклары.
Кышкы чорда терлекләрдән мул продукция алу өчен  ныклы азык базасы булдыру зарур. Шуны истә тотып, авыл хуҗалыгы формированиеләре азык хәзерләү буенча эш темпларын арттыра бара. Һава торышы да сөендерми. Дым җитмәү үләннәрнең үсешен тоткарлый, югары температура үскәннәрен дә көйдерә. Боларны истә тотып, һәр минутның һәм сәгатьнең кадерен белергә, кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык хәзерләп калу өчен бүген бөтен көчне шушы эшкә юнәлдерергә кирәк.
Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, район күләмендә 1522 тонна печән, 29520 тонна сенаж хәзерләнгән.
Базарлы Матак авылында яшәүчеләрдән соңгы вакытта район прокуратурасына төнлә аларның тынычлыгын бозу хакында мөрәҗәгатьләр аеруча еш керә.
Билгеле, җәй – ял итү, төрле бәйрәмнәр, тантаналар һәм туйлар үткәрү өчен менә дигән вакыт. Тик бит үзең күңелле ял иткәндә бүтәннәрнең хокуклары хакында да онытмаска кирәк. Кешеләрнең ялга хокуклары Татарстан Республикасының "Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында" законы (2010 елның 12 гыйнварында кабул ителгән) белән билгеләнә.

20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Киләсе атнада мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре узачак.
"Строитель и К" оешмасы төзелеш объектларын киңәйтә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International