ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2012 ел
җомга

Районның 8 кешелек җыелма командасы ел саен үткәрелә торган Батырлар бәйгесендә катнашты.

17-19 августта физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең җиңел атлетика буенча республика беренчелегенә ярышлар булып үтте.

Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы элегрәк райондагы иң зур оешмадан булып, анда колхоз һәм совхозлар эшчеләре, инженер-техник хезмәткәрләр, башка бик күп кешеләр әгъза булып торды. Профсоюз юлламасы белән төрле шифаханәләрдә ял итеп кайту гадәти хәл булган ул вакытлар инде онытылып бара. Әмма авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри берлеге әле дә бар, “яши” һәм эшли.

20 августтан 20 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” республикакүләм профилактика акциясенең икенче этабы кысаларында балалар катнашында юл һәлакәтләрен булдырмау өчен күп төрле чаралар күреләчәк.

Ярминкәдә – мәктәпләрнең хезмәт җимешләре

Укытучыларның август киңәшмәләре көннәрендә мәктәп яны участокларында, мини-фермаларда үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешне, җитештерелгән продукцияне алып килеп, район үзәгендә ярминкә үткәреп алу матур традициягә әйләнде. 22 августта үткәрелгән шундый ярминкәне быел ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Миншина да күреп китте.


23
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Районыбыз игенчеләре урып-җыю эшләрен төгәлләделәр. 37 мең 700 гектарда игелгән бөртеклеләр тулысынча җыеп алынды. Уңыш һәр гектардан уртача 18,2 центнер тәшкил итә.

Районда фельдшер-акушерлык пунктлары яңарыш кичерә. Беренчел медицина ярдәме  учреждениеләре төзү һәм ремонтлау буенча республика программасы кысаларында быел өч авылда – Югары Матакта, Түбән Колчурино һәм Түбән Әлкидә яңа ФАП биналары төзеләчәк. Ә Иске Матак, Татар Борнае, Югары Әлморза, Югары  Кәчи, Түбән Биктимер, Төгәлбәй һәм Югары Әлки авылларындагы ФАПларга исә капиталь ремонт үткәрелә.

Җир участокларын, шәхси йортларны “дача амнистиясе”нә таянып теркәү мөмкинлегеннән күпләр файдаланырга өлгерде инде.

Изге Рамазан аенда мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре авыл мәдәният йортларында ифтар кичәләре үткәрәләр.

Шимбә көнне район үзәгендә һәм авылларда Физкультурачылар көненә багышланган спорт чаралары үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International