Базарлы Матакта Кояшлы урамы буенча узучы автомобиль трассасына яктырткыч фонарьлы баганалар утыртылды.
“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе районда быел җиденче тапкыр үткәрелә, һәм ул балаларына яңа уку елына әсбаплар, кием-салым алырга җыенучы әти-әниләр өчен чын мәгънәсендә ярдәм булып тора. Дөрес, әлеге акция уңаеннан төрле фикерләр ишетелә. Әмма бездә бу матур гамәл турында артык сүз сөйләргә урын калдырмыйлар: 1 сентябрьдә беренче тапкыр укырга барачак малайларның-кызларның барысына да эшмәкәрләр, җитәкчеләр, депутатлар һәм башка игелекле кешеләр ярдәмендә сатып алынган портфельләр тапшыралар.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын субсидияләү программасы эшли башлау белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы кече һәм урта бизнес субъекларына дәүләт ярдәме программалары буенча күчмә киңәшмәләр оештыра.
Районда яшь маллар өчен яфрак азык хәзерләү дәвам итә.
Узган атнада районыбыз кооператорлары Кулланучылар кооперациясе көнен билгеләп үттеләр.
Иртәгә әлкилеләр Пенза шәһәрендә Сабан туе үткәрүдә катнаша.
Күптән түгел генә оешкан эшмәкәрләр советы 11 июльдә беренче утырышын уздырды.
Быел 18 июньдә кичке сәгать сигезләр тирәсендә Югары Әлморза авылындагы бер йортта асылынган хәлдәге ир-ат мәете табылды.
6 июльдә төш вакытларында Хузангай авылыннан 400 метр чамасы ераклыктагы ясалма сулыктан 1969 елгы М.ның мәете чыгарыла.
Эчүчелекнең беркемне дә яхшылыкка китермәве күптәннән мәгълүм. Чәркәне яшәвенең мәгънәсе иткән кешеләр хезмәт урынында да эшне артка сөйри, гаиләсенә, якыннарына да хәсрәт китерә, җәбер-золым күрсәтә. Җинаятьләрнең дә күпчелеге эчкән баштан кылына. “Яшел елан” белән дуслык кешелексезлекнең, әхлаксызлыкның иң соңгы чигенә - ата белән улның бер-беренә пычак күтәрүенә кадәр илтеп җиткерә икән…