ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2021 ел
җомга

Октябрь башында “Алинә” спорт комплексында һәм Алексеевск аграр көллияте филиалында егетләр медицина каравы һәм чакырылыш комиссиясе үттеләр.

21 нче октябрь көнне Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8-10 сыйныф укучылары төркеме татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сафина Л.Г. һәм Шәйхетдинова А.И. җитәкчелегендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булды.

Ковид белән авыручылар саны арткан бу чорда урындагы медицина хезмәткәрләренә вазыйфалары буенча йөкләмә гаять үсте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә 2022 елгы чәчү кампаниясен минераль ашламалар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча республика муниципаль районнары белән Zoom форматындагы киңәшмә узды.

Транспорт салымының, җир салымының, физик затлар мөлкәтенә салым һәм НДФЛ (НДФЛ тотып калынмаган кайбер керемнәргә карата) салым органнарына ел саен исәпләп чыгару бурычы (Россия Федерациясе Салым кодексының 52 статьясы, алга таба - РФ салым кодексы) салым органнарына йөкләнгән

Татарстан Росреестры инициативасы белән ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә республика территориясендә "гараж амнистиясе" турындагы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" узды.


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән секундына 15 метрга кадәр көчле җил;

- төнлә һәм көндез аерым участокларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Минцифрлар «Университет Национальный технологик инициатива 2035» АНО белән берлектә «Цифрлы икътисад» милли программасының «Кадрлар для цифровой экономики» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елның 20 октябреннән 20 декабренә кадәр «Цифрлы икътисад» цифрлы компетенцияләрен үстерү һәм бәяләү буенча интенсив уздыра.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары Татарстан Республикасы Милли музеенда булдылар.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итүенчә гамәлдәге законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр буенча гражданнар шәхсән үзләре тапшырганнан тыш башка ысул белән бирелгән гаризаларны караганда каршы килү яисә кире кагу хокукыннан файдалана алалар (ул Роосия Пенсия фонды яисә гарантияләү системасына караган дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды булырга мөмкин). Шулай итеп башка ысул белән тапшырылган гаризалар каралмаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International