Бүген Карата авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре башлангыч мәктәптә кунакта булып "Кошлар кайда кышлый" дигән тематик сәгать үткәрде
"Гаражлы амнистия" буенча кайнар линиягә ихтыяҗны исәпкә алып, Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә аны үткәрүне дәвам итәчәк.
12 октябрь көнне “Чуаш Борнае урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБТББУндә “Татар халык уеннары” дигән чара узды. Чараның максаты балаларда татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, уеннары турында күзаллау булдыру иде.
2019 елда мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирелде. Исегезгә төшерәбез, нәтиҗәләр белән https://alkeevskiy.tatarstan.ru/nok.htm һәм Әлки муниципаль районы сайтында рәсми https://bus.gov.ru/pub/top-organizations-second сайтында танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасында физик затларның милек салымнарын түләү, шулай ук 2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым хәбәрнамәләрен җибәрү башланды. Салым белдерүләрен җибәрү этаплап 2021 елның сентябреннән октябрь аена кадәр башкарыла. Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк
Авыруның авыр формаларын һәм үлем-китемне булдырмауның иң дөрес юлы-иртә көздә үткәрелә торган профилактик прививка һәм ул организмны грипптан бер ел буена саклый. Гриппка каршы барлык заманча вакциналар да югары нәтиҗәле һәм сыйфат ягыннан бер-берсеннән аерылмый.
Түбән Колчура спортчылары Владимир Калмыков һәм Александр Чернов, җирлек җитәкчеләре ризалыгын алып, зур булмаган спорт мәйданчыгы төзүгә керешкәннәр.
Татарстан Республикасында “Фермер мәктәбе” укыту проектында катнашу өчен конкурс сайлап алу тәмамлана, ул яңа финанс яктан тотрыклы һәм рентабельле фермер хуҗалыклары булдыруга, инде гамәлдә булган бизнесның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, АПКда бизнес алып баруның иң яхшы практикаларын үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән.
7 октябрьдә Әлки районы прокуратурасы коллективы шушы урам башында ике яклап миләш агачлары утыртты.
Эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында, 2021 елның 20 октябрендә 14.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге Идарәдә һәм идарәнең 12 территориаль бүлегендә алдан язылу буенча эшмәкәрләр өчен Бердәм "ачык ишекләр" көнен оештыра.