Силос өчен үстерелгән кукуруз 6009 гектар мәйдан били. Гадәттә бу культура беренче кыраулардан соң гына саргая торган иде.
Комиссия әгъзалары медицина хезмәткәрләрен искә төшерә . Аларда махсус кием: бер тапкыр кулланыла торган халатлар, битлекләр-щитлар, перчаткалар. Алдагы сайлаулардагы кебек үк, һәркемгә битлекләр, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар өләшәләр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 11 сентябрендәге 1801-р номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 1 октябрендә 11: 00 сәгатьтән 12: 30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган муниципаль район халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Кабул итүгә язылу өчен 8 (84346) 2-00-51 телефоны буенча, юрист Әхмәтҗанова Алсинә Марат кызы
2021 елда 15 октябрьдән18 ноябрьгә кадәр Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында стандарт теркәлүе булган һәркем “Госуслуги” (ЕСИА) порталында интернет-җанисәпне мөстәкыйль уза алачак. Дәүләт хезмәтләре порталының төп битеннән дә, башка интернет-сервислардагы (мәсәлән, онлайн-банклар) сылтамалар аша да, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталына бушлай керү мөмкинлеге булган теләсә кайсы КФҮтә дә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бар. КФҮ хезмәткәрләре гариза бирүчегә дәүләт хезмәтләре порталында стандарт яки расланган хисап язмасын алуда ярдәм итәчәкләр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның туганнары ягыннан тиешле тәрбия алмау яки ялгызлык аркасында кирәкле ярдәмсез калу очраклары бар.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә. Сайланган вариант белән бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Бүген, 16 августта, район үзәгендә авыл җирлекләре, гомуми белем бирү мәктәпләре, пенсионерлар, оешма хезмәткәрләре арасында “Экстремизмга - Юк!” айлыгына багышланган 100гә якын кеше катнашында Татарстан кроссы узды
Ел саен көз җитеп көннәр суыта башлауга Әлки районда электр приборларын, җылыту җиһазларын куллану сәбәпле килеп чыккан янгыннар саны арта.
18 сентябрьдән Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Безнең район Дәрвишләр бистәсендәге мәйданчыкларда сәүдә итәчәк. Ярминкәләр һәр ике атна саен үткәреләчәк.
15 сентябрьдә Базарлы Матак урта мәктәбендә “Нәрсә ул матурлык?”дигән темага интегральләшкән класс сәгате узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәбибуллина Энҗе Нуртдиновна һәм Гатауллина Гөлнур Харисовна 6 сыйныф укучыларын татар әдәбияты прозасы һәм поэзиясендә матурлык темасының бирелеше белән таныштырды. Әдипләребез иҗатыннан үрнәкләр тыңланды. Эчке һәм тышкы матурлык турында видеофильм күрсәтелде.