Көздән эшкәртелгән кырларда уңыш та югарырак була бит.Механизаторлар алдында 46,4 мең гектар җирне туңга сукалап калдыру бурычы тора. Алар 10 мең гектарга якын мәйданны эшкәртеп өлгерделәр инде.
Бүген Яңа Үргәагар авылының сайлау участогында хөрмәтле педагог Рамилә Җәләлованы туган көне белән чәчәкләр, бүләкләр биреп котладылар.
«Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУнең 3 "А" сыйныф укучылары балалар китапханәсе хезмәткәрләре Габидуллина Р.М. һәм Салахова Ч.Т оештырган "Без Җирдәге тынычлык өчен" дигән танып белү чарасында актив катнаштылар.
2021елның 15 сентябрендә гражданнарның уяулыгын арттыруга һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта аларның гамәлләрен аңлатуга, төрле хәлләрдә терроризмга каршы тору ысуллары турында белешмәлекләр таратуга юнәлдерелгән «Уяу бул»мәгълүмати - пропаганда чарасы үткәрелде.
Әлки муниципаль районында «Экстремизмга - ЮК» айлыгы кысаларында 20021 елның 16 сентябрендә Базарлы Матак авылының «Каенкай», «Салават күпере» мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә «Дөньяга тынычлык» дип исемләнгән рәсем конкурсы узды.
Бүген «Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУнең 7 "В" сыйныф укучылары Хөснетдинова Э.И. җитәкчелегендә Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре тарафыннан күзәтү экскурсиясе үткәрелде. Балалар Әлки районының мәгариф һәм үсеш тарихы белән таныштылар. Шулай ук кызыклы квест үткәрелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елда федераль бюджеттан финанслашу башкарыла торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен икенче конкурс сайлап алуын уздыруга гаризалар кабул итү башлануын игълан итә
Бүген, 17 сентябрь көнне, Базарлы Матак мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре җитәкчелегендә Болгар һәм Казан шәһәрләре музейларында булдылар.Казан Кремлендә, Ислам мәдәнияте музеенда булдылар, "Яулык бәйләп йөрү сәнгате" мастер-классында, "Кол Шәриф коды"квестында катнаштылар.
Уку елы тәмамлануга “Ремстройкомплект” җәмгыяте төзүчеләре эшкә кереште һәм кыска гына вакыт эчендә әлеге объектны куллануга тапшырдылар. Капиталь төзекләндерү барышында ярдәмче бүлмәләрне кирәгенчә үзгәрттеләр, электр чыбыкларын, инженерлык коммуникацияләрен алыштырдылар, яңа вентиляцияләү системасы куелды (ул замана таләпләренә җавап бирә), шулай ук яңа җиһазлар да сатып алынды. Нәтиҗәдә укучыларны ашатуны оештыру өчен бик яхшы шартлар тудырылды.
Май культурасы буларак үстерелгән көнбагыш 11820 гектар били. Республика районнары арасында бу иң зур күрсәткечләрнең берсе