ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Н.Г. Стратонов гимназиясенең шәфкать туташы Н.Г. Стратонова, 8а, 8б сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Җәләлова Р.Н. һәм Фаракшина Л.В. оештырган СПИДка каршы Халыкара көрәш көненә багышланган чара узды.

 Мәдәният хезмәткәрләре республиканың Хәрби комиссариатында концерт күрсәттеләр

20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә

Бадминтон буенча Татарстан Шәхси кубогының финал этабында Базарлы Матак мәктәбе укучысы Анжела Крайнова ялгыз разрядта беренче урынны яулады.

2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,6 процентка артачак.

18 декабрь көнне Үргәагар авыл мәдәният йортында авыл балалары өчен «Без яңа елны көтәбез» дип исемләнгән рәсем сәгате үтте.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Халыкара  авыл  яшьләре конгрессы аылуы  турында  хәбәр  итә.  Анда  катнашуга   Татарстан һәм Россия  авылларыннан  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге  кешеләр  чакырыла.  

Начар метеорологик күренешләр: 19 декабрьдә көнбатыш районнардан башлап кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр, урыны белән көчле. Урыны белән буран, томан, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә.

17 декабрьдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстанның Сөт  җитештерүчеләр берлеге белән  берлектә  “Сөт җитештерү  уңышына ирешүдәге 5 адым” темасына  түгәрәк  өстәл  уздырды.   Чара  Әлки  районы  “Каргалы” терлекчелек  комплексы  базасында (“Красный Восток»  агрохолдингы” АҖ) сөт  терлекчелеге  өлкәсендәге  әйдәүче  экспертларны  җәлеп  итеп  үткәрелде. 


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

17 декабрьдә өченче чакырылыш муниципаль район советының утыз өченче утырышы булды. Аны район советы рәисе Александр Никошин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәрит Нугаев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International