20 декабрь көнне Иске Чаллы авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында, Ташбилге авылы тамашачысы каршында күңелле концерт белән чыгыш ясадылар. Концерт программасы зур уңыш белән тамашачылар тарафыннан кабул ителде.
20 декабрьдә Казанда УНИКС мәдәният-спорт комплексында Татарстан Республикасында "Син-эшкуар" федераль мәгариф программасы форумы узды. Киңлекнең 5 катында 1000гә якын булачак һәм эшләп килүче эшкуар, Икътисад министрлыгы, банклар, бизнес-сервис вәкилләре җыелды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында «Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм «ФКП Росреестр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды.
19 декабрь көнне Иске Тахтала авылында яшәүче Калсанова Матрена Трофим кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
25 декабрьдә узачак Татарстан Президенты чыршысында безнең районнан 18 бала катнашачак.
Президент Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыкларына яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды, шулай ук районга ике яңа мәктәп автобусы бүлеп бирелде.
Түбән Колчурино авылында туып-үскән Вероника Артемьева һәм Түбән Кәчи авылында туып-үскән Виктор Лебедев истәлекле дата-ЗАГС органнары барлыкка килү көне белән туры килде.
Базарлы Матак урта мәктәбендә Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, "ОРКЕСТР" эзләнү отряды җитәкчесе Платонов С. А. 8 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрде, анда эзләнү отряды эшчәнлеге турында сөйләде, отряд архивыннан фото һәм видеоматериаллар күрсәтте.
2018нче елның 19 декабрендә Юхмачы урта мәктәбендә "Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия хәрәкәте проекты кысаларында «Арктика» квесты үткәрелде.
Татарстанлылар ТР буенча Кадастр палатасында 60 меңнән артык документ алмаган. «Мондый күп документлар тулы булмаган ике ел эчендә тупланган. Кешеләр ниндидер сәбәпләр аркасында сату-алу, бүләк итү, банк закладлары, таныклык һәм тд. килешүләрен алырга "оныталар",-дип сөйләде ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Юлия Шпалитова. Аның сүзләренә караганда, архивтан документлар алу җиңел, әмма Һәркемгә уңайлы түгел. Документлар бирү урыныннан саклау урынына кадәр,шактый юл хтәргә кирәк.