ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

3 декабрь көнне Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган, "Билгесез солдат"исеме астында танылган батырларны, Ватанны саклаучыларны искә алдылар. Түбән Кәчи мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары  тынычлык бүләк иткән солдатлар турында шигырьләр сөйләделәр. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар

4 декабрь көнне Ташбилге һәм Югары Әлморза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Билгесез солдат көненә багышланган тематик чаралар үткәрделәр. Чарада балалар халкыбызның үлемсез батырлыгы, фашист илбасарларыннан илне геройларча саклау, сугыштан кайтмаган солдатлар турында белделәр. Балалар солдатларның батырлыгына һәм каһарманлыгына багышланган шигырьләр сөйләделәр, фронтовик бабаларының туганнарына адресланган хатларын укыдылар.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

​​​​​​​Яңа елны кем купшырак бизәнеп каршылар – район оешмалары һәм шәхси йортлар арасында әлеге традицион бәйрәм алды бәйгесе игълан ителде.

Узган декада эчендә шәхси сектордан 130181 кг сөт җыеп алынган, бу узган ел белән чагыштырганда 1310 кг артыграк. 1 сыердан алынган табыш тәүлеккә 4 кг тәшкил итә.

Әлки MP ның 2018-2019 уку елына эш планы нигезендә сөйләм үсеше һәм сәнгать сүзенә кызыксыну формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын һәм тәэсирлелеген тою, укучыларны сәнгать әдәбиятын укуга, иҗат процессына җәлеп итү максатында; чын рухи кыйммәтләргә юнәлдерелгән укучыларның шәхси әхлакый, эстетик сыйфатларын үстерү; талантлы һәм сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатында Әлки MP идарәсе 2018 елның 27 ноябрендә Балалар иҗаты Йорты базасында I Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең муниципаль этабын үткәрде.

3 декабрь көнне Чуаш Борнае авылында яшәүче Мария Васильевна Маркова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

1 декабрьдә Чистай балалар йорты базасында Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасындагы гаиләне алмаштыручыларның V районара Форум узды. Әлеге чарада дүрт гаилә катнашты. Балалар һәм ата-аналар өчен  мастер-класслар, “Хезмәт. Гореф-гадәтләр. Иҗат" тематикасы буенча иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды. Безнең районның актив гаиләләре Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе Йосыпов И.В. Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

2018 елның 2 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Югары Әлморза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәяхмәтова Илсиягә бардылар. Аның өчен «Мәрхәмәтле булыйк " дигән инвалид көненә багышланган концерт куелды. Илсиягә артистларның чыгышлары бик ошады.

Базарлы Матак урта мәктәбенең 4Б сыйныф җитәкчесе Мортазина В. М һәм физкультура укытучысы Мөштаков М. С. "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" дигән спорт турниры үткәрделәр. Ата-аналар һәм балалар командалары үзара күңелле спорт ярышларында көч сынашты.

Каракүл авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Балалар коррупциягә каршы!" рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар бирелгән темага бик теләп рәсем ясадылар һәм коррупция проблемалары белән таныштылар. Бәйге ахырында иң матур рәсемнәр сайлап алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International