ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 1 декабреннән башлап "Татэнергосбыт" АҖ нең Әлки клиентларга хезмәт күрсәтү офисында эш графигы үзгәрде:

Дүшәмбе-җомга 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашсыз.

Шимбә, якшәмбе ял көне

Метеорологик фараз. Куркыныч метеорологик күренешләр фаразланмый.

2018 нче елның 6 нчы декабре, пәнҗешәмбе.

Начар метеорологик күренешләр:

2018 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык һәм юлларда көчле бозлавык көтелә.

2018 елның 6 декабрь 18 сәгатьтән 7 декабрь 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава

Төнлә явым-төшемсез; көндез кар, юеш кар, урыны белән бозлавык.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы -7º- 9º, аязган вакытта-11º;

көндез максималь һава температурасы -4º - 6º

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Әлки муниципаль районының Яңа Чаллы авылында яшәүче Бәдретдинова Шакирә Ярулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясе оешуга 17 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды.

Бүген район мәдәният йортында мәктәп укучылары арасында "Бердәм Россия" партиясе тарихын белүгә багышланган квест узды.

Начар метеорологик күренешләр:

2018 елның 6 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

2018 елның 1 декабрендә Иске Камка авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Алпар халкы алдында "Театр -  күңел көзгесе" смотр конкурсы кысаларында чыгыш ясадылар. Концерт программасы шаян, дәртле биюләргә һәм җырларга  бай булды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршы алды.

2019 елның 28 февраленә кадәр ирекле декларацияләү программасы - капиталлар амнистиясенең икенче этабы эшли. Әлеге программа физик затлар тарафыннан чит ил күчемсез мөлкәтен, кыйммәтле кәгазьләрне, банк счетларын, чит ил компанияләрен, шул исәптән номиналь хуҗаларын ирекле декларацияләүгә юнәлдерелгән

2019 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 27 ноябрендәге 335-ФЗ номерлы Федераль законның аерым нигезләмәләре үз көченә керә. Аларга ярашлы, махсус салым режимында торган һәм бердәм авыл хуҗалыгы салымы буенча отчет биргән салым түләүчеләр өстәмә бәягә салым түләүчеләр дип таныла.

Мәдәният хезмәткәрләре актив катнаша торган Инвалидлар декадасы дәвам итә. Инвалидлар, хезмәт ветераннары өйләрендә булдылар һәм аларга йорт яны территориясен кардан чистартуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр, аларга бүләк пакетлары өләштеләр һәм концерт номерлары күрсәтеп чәй эчерттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International