Базарлы Матак урта мәктәбенең 4Б сыйныф укучысы "Бозда сак булырмын" республика конкурсында "Рәсем" номинациясендә җиңүче булды. Бүләкләү тантанасында аңа диплом һәм кубок тапшырылды.
Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Җиңү волонтерлары» отряды активистлары һәм яшьармиячеләре «3 декабрь – Билгесез солдат көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында “Безнең яраткан ветераныбыз!” республика акциясендә катнашты. Юхмачы картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Володина Т. А. белән очраштылар. Ул сугыш елларындагы авыр тормыш турында сөйләде.
Билгесез солдат көненә багышланган матәм митингына җәмәгатьчелек вәкилләре,мәктәп укучылары, район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре җыелды.
Әлки районы башлыгы Никошин А.Ф. район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды
2018 елның 1 декабрендә Түбән Кәчи авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективы Садиково авылы тамашачысы каршында "Театр - күңел көзгесе" смотр - конкурсы кысаларында концерт күрсәтте.
2018 елның 2 декабрендә Яңа Чаллы ,Төгәлбәй авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган "Коррупциягә-юк!" тематик кичәгә авылдашларын чакырып, коррупциягә каршы көрәш чаралары һәм коррупциягә юл куймау турында сөйләделәр.
Төнлә урыны белән кар, көндез явым-төшемсез.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы -7º - 10 º, аязган вакытта -15º;
көндез максималь һава температурасы -4º - 7º
Юлларда урыны белән бозлавык
2018 елның 2 декабрендә Иске Хурада авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Яхшырак булыйк" акциясе кысаларында Мартова Анатолий белән әнисен
гамәли сәнгать һәвәскәрләр берләшмәсе "Балалар белән мастер эше " дәресенә чакырдылар. Катнашучылар Анатолийны эшләнмәләре белән таныштырдылар, кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да паркка кышкы сәфәр кылдылар.
«Җиңү волонтерлары» мәктәп отряды активистлары һәм Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбенең яшьармиячеләре «3 декабрь – Билгесез солдат көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Дан мемориалы янында митинг үткәрделәр.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе "Медиалидер-2018" халыкара корпоратив массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсының 2009 елдан ведомство тарафыннан чыгарыла торган "Күчемсез милек хәбәрләре" журналы өчен “Клиентлар өчен иң яхшы журнал" номинациясендә III урынны алып, җиңүчеләр арасына керде.