ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

29 сентябрь көнне Базарлы Матак авылында "Ана даны" паркында тантаналы рәвештә "Ана һәм бала" һәйкәле ачылды.


29
сентябрь, 2018 ел
шимбә

2018 елның 29 сентябрендә Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда Әлки муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары, авыл җирлекләре катнашты. 1,2 млн. сумлык продукция сатылган.

2018 елның 5 октябрендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен телефон "кайнар линия" се оештырылачак.

2 октябрьдә бөтен республика күләмендә Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә.

Эшләүче пенсионерларга кагылышлы ялган мәгълүмат таралу очраклары теркәлгән.

Марат абый бәрәңгегә агу сипми икән. “Эколо­гик чиста минем икенче икмәк”, –ди. Бакчаны кул белән казый, кул белән өя. Бәрәңге төбенә булды­ра алганча биек өяргә тырышуын әйтә.

6 октябрьдә 9 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр район үзәк хастаханәсендә “Ачык ишекләр – кардиолог көне” үткәрелә.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында "2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2017-2020 елларга Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү программасын раслау турында" 2017 елның 13 июнендәге 384 номерлы Карарын үтәү йөзеннән 2018 елның 28 сентябрендә Әлки муниципаль районында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын төзү буенча киңәшмә уздырылды.

Әлки районында үткәрелгән “Тоннель” операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның алты очрагы ачыкланган.

Бүген районда игълан ителгән “Агач утырту көне” акциясенә барлык оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, мәктәпләр кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International