ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Начар метеорологик күренешләр: 2018 елның 29 сентябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр, төнлә һәм иртән урыны белән 24 метрга кадәр (Казанда 23 метрга кадәр).

Районда көнбагыш җыюга керештеләр , бүгенге көнгә 560 гектар мәйданда эш башкарылган.

1 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Әлки районының «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова гражданнарны кабул итәчәк.

“Подписка декадасы” көннәрендә 4 октябрьдән 14 енә кадәр “Әлки хәбәрләре” газетасына ташламалы бәядән язылырга була.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 6 октябрьдә “Базарлы Матак – икмәкле авыл” дип аталган зур ярминкә үткәрелә.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казанның Меңьеллык мәйданында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнарга яңа коммуналь техника тапшырды.

Бүген муниципаль район Советының 23 нче утырышы узды, анда Башкарма комитеты һәм бүлекләре җитәкчеләре, район прокуроры, шулай ук кайбер учреждение һәм оешма җитәкчеләре, мәктәп, мәдәният учреждениеләре директорлары катнашты. Утырыш эшенә район башлыгы, район Советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз, бер малай дөньяга килгән.

2018 елның 24 сентябрендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасын игълан иткән утырышта катнашты.

2018 нче елның 26 нчы сентябрендә Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 5-7 сыйныф укучылары  Курмашева Роза Сираҗи кызы белән очрашты. Укучылар Роза Сираҗи кызының  тормыш юлы белән таныштылар. Шигырьләр укыдылар, сораулар бирделәр. Очрашу җылы атмосферада үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International