1 февральдән республика мәктәпләрендә “Без бергә” (Мы вместе) Зур гаилә Уеннары старт алды.
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре съезды делегатлары 2 мартта к тәҗрибә уртаклашу, эшлекле элемтәләр булдыру йөзеннән Әлки районында булып киттеләр.
Иң лаеклы, уңган-булган гүзәл затларыбыз бүген Казанда “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнашалар.
Базарлы Матакта яшәүче Шәһит Гатауллинның (Шәһит Алпар псевдонимы астында иҗат итә) “Акча акчага тартыла” исемле күләмле романы яңа гына китап булып басылып чыкты.
VII Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенында катнашучылар 2 мартта районыбызга киләчәк.
22 февральдә район мәдәният йортында “Балкыш-Сияние” республика үзешчән сәнгать фестиваленең район сайлап алу туры булды.
Әлки районының Базарлы Матак авылында “Ләйсән” суда йөзү бассейнында тәүге тапкыр яшүсмерләр арасында су полосы буенча район беренчелегенә ачык турнир үткәрелде.Анда безнең “Татарочка” командасы чемпион калды.
24 февральдә район үзәгендә ярминкә һәм кыш озату бәйрәме булды.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап районда атлар чабышы үткәрелде.
Анда күрше Спас һәм Алексеевск районнары вәкилләре дә катнашты. Ярымнәселле чабышкылар Новостройка бистәсе янындагы урман буенда әзерләнгән 2 километрлы дистанциядә узыштылар.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.