ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

 14 февральдә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе ана капиталы средстволарыннан икенче балага  айлык түләү алу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ача.

Бу атнада христианнар Майчабу бәйрәмен билгеләп үтәләр.

 Әлеге күптәнге рус халык бәйрәме  кышны озату һәм  язны тантаналы төстә каршы алу белән бәйле. Майчабу бәйрәменең килеп чыгуы, мәгънәсе  хакында район благочинные, Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве настоятеле Андрей Зиньков  болай сөйләде:

19 февральдә 9.00 дән 18.00 гә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 8 (843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49 телефоннары буенча “кайнар линия” эше оештырыла.


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм күренекле татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган смотрның чираттагы концерты Карга мәдәният йортында үтте.

Табиб юлламасы буенча Казан клиник хастаханәләрендә катлаулы тикшеренү үтү өчен районга квота бүлеп бирелгән.

Иске Кората авыл җирлегендә былтыр җиде бала туган, дүрт кеше бакыйлыкка күчкән. Бу туучылар саны үлүчеләрдән артыграк булган сирәк җирлекләрнең берсе.


10
февраль, 2018 ел
шимбә

10 февральдә, шимбә көнне, районыбызда “Татарстан чаңгы юллары” ярышлары узды. “Россия чаңгы юллары” илкүләм бәйге кысаларында үтүче бу узыш быел 200 чаңгычыны җыйды. Гомумән, чаңгы спорты  әлкилеләр арасында  елдан-ел популярлаша бара.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм акциясе кысаларында Юридик хокукый үзәк 2018 елның 31 мартына кадәр Әлки районы халкына – хосусый эшмәкәрләргә, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган предприятиеләр җитәкчеләренә аларны кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтергә әзер.

ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, елның беренче аенда район халкы яңа туган балалар хисабына 13 кешегә арткан.

 Алиментлар түләү мәсьәләсе буенча прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Алимент нәрсә ул, аны түләү тәртибе нинди? Бу язмада газета укучыларга әнә шул хакта аңлатып үтәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International