ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2018 ел
шимбә

Татарстан мәктәпләренең иң яхшы эшләүче укучылар үзидарәләре арасында Базарлы Матак мәктәбенең “Огоньки” үзидарәсе дә бар.

Бу яклар гомер-гомергә юлсызлыктан интекте. Хәзер инде җирлектәге Татар һәм Рус Төгәлбәе, Кошки авылларына яхшы асфальт юллар илтә. Теләсә нинди кар-буранда да юллар тәүлек әйләнәсе ачылып тора.


9
февраль, 2018 ел
җомга

Татарстанда савым сыерлары һәм кәҗәләр асраучыларга субсидия бирелә башлый.

 

“Туучылар кими, аерылышучылар арта. Республика халкы картая, бу бигрәк тә авыл районнарында ачык күренә”. 

Татарстанның еллык демография күрсәткечләре игълан ителгәч, республика матбугат чаралары борчу белән әнә шулай язып чыктылар. Ә без, әлкилеләр, узган ел ничек яшәдек соң? Кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны теркәп баручы район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе ХӘЛИУЛЛИНА безне былтыргы демография вәзгыяте йомгаклары белән таныштырды.


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шимбә көнне, 10 февральдә “Яшь имәннәр” лагеры янында “Татарстан чаңгы юллары-2018” үткәреләчәк.

Чиябаш авылында узган җыенда бер агай тәкъдим кертте:

–Клубны ремонтлату турында сорадылар биредә. Бәлки, бу зур клубны күп чыгымнар тотып төзекләндерүгә акча эзләгәнче, бушап калган  мәктәп бинасын клуб итеп файдаланып булыр иде,–ди ул.

Әлеге сүзләрне башкалар да хуп-лады. “Ике катлы мәктәп бинасы ярым буш хәлдә. Аны җылытуга күпме чыгым тотыла. Бераз төзәтү эшләре башкарганда монда клуб итеп файдаланырлык урыннар табарга була”,–диештеләр. Бу фикерне район җитәкчеләре дә ишетте. Димәк, авыл халкының тәкъдиме уңай хәл ителер дигән өмет бар.


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Түбән Кәчи авылындагы яңа фельдшер-акушерлык пункты лицензия нигезендә  эшли башлады

Юхмачы урта мәктәбе волонтерлары тарих укытучысы  Галина Москвина җитәкчелегендә “ Сталинград сугышы” яшьләр тарихи квесты үткәрделәр.

Ташбилге һәм Урта Биктимер авылларын үз эченә алган җирлектә 470 кеше яши, аларның 262 се хезмәткә сәләтле яшьтә.

 Вахта ысулы белән Юхмачы, Чаллы терлекчелек комплекс­ларында, “ВостокЗер­нопродукт”, “Хузангай” җәмгыятьләрендә, шу­лай ук бюджет оешма­ларында эшлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International