Без зур сәяси вакыйга алдында торабыз. Бу елның 18 мартында Россия Президентын сайлау була.
Намуслы хезмәтләре, эш вазыйфаларын бик әйбәт башкарулары өчен Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт буенча белгече Татьяна Александровна КЛЯНИНА һәм няня Дамирә Минзакир кызы ГАБДЕЛБӘРОВА Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Бу традицион чарага авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина, мәдәният тармакларында эшләүче яшь белгеч һәм эшчеләр, махсус урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә укучы стедентлар, өлкән сыйныфлар укучылары чакырыла.
Соңгы дистә елда Иске Алпарда җыелышлар мәктәптә үтә иде.
Ә быелгы җыен капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты бинасында узды. Халык та күп килгән иде. Биредә авыллар тормышына кагылышлы шактый проблемаларга ачыклык кертелде.
Энергетиклар электр челтәре җиһазларын урлау яисә электр челтәрләренә законсыз тоташу очракларының шаһиты булган кешеләрнең бу хакта кичекмәстән 8-800- 2000-878 телефоны буенча “Челтәр компаниясе” ААҖгә хәбәр итүләрен сорыйбыз. Җиткерелгән мәгълүматның ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуына карамастан, “Челтәр компаниясе” ААҖ 5000 сумга кадәр күләмдә акчалата бүләкләүне гарантияли.
7 февральдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Чуаш Борнае авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итә.
2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь айлык хезмәт хакы 10126 сум дип билгеләнде.
Яңа елга керү белән район ветеринария берләшмәсе бинасында зур ремонт эшләре башланды.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләттән кыска вакытлы (краткосрочный) ташламалы кредитлар бирү карала.
Татар Борнае авылында 80 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 20 урынга балалар бакчасы төзелеше кышкы салкыннарда да дәвам итә.