22 сентябрьдә, җомга көнне, район үзәгендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә.
15 сентябрьдә “Россия почтасы” ФДУП (“Почта России” ФГУП) генераль директоры Николай Погузов районыбызда булды.
Иске Алпар авыл җирлеге советы утырышында җирлек башлыгы итеп Ринас Сәлахов сайланды.
Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре мошенниклардан сак булу зарурлыгын искәртәләр.
Базарлы Матак авыл җирлеге советы утырышында җирлек башлыгы урынбасары сайланды.
“Быел бәрәңге уңды”, диючеләр күп булса да, аның уңышыннан зарланучылар да аз түгел.
“Узган уку елы нәтиҗәләре буенча “Югары сыйфатлы белем бирү” республика рейтингында безнең район 39 позиция арасында 37 нче урынга чыкты.
География һәм инглиз теленнән башка барлык фәннәрдән дә без белем биргән укучылар республиканың уртача күрсәткеченнән түбәнрәк баллар җыйдылар”.
Укытучыларның август киңәшмәсендә үз чыгышын район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов әнә шундый борчулы фактларны бәян итүдән башлады.
Ни чәчсәң, шуны урырсың – кеше тормышы, гомере хакында сүз барганда еш кына шушы әйтемне кулланалар.
Республиканың финанс системасы органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен район финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары – бюджет бүлеге начальнигы Алсу Билалова һәм икътисад бүлеге начальнигы Гөлкәй Дәүлиева Татарстан Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Сентябрьнең беренче яртысында ук балалар бакчаларына, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына, Салмандагы балалар приютына җылы биреләчәк.