Хәзер хезмәт турындагы законнарның бозылуы хакында “Халык контроле”нә җиткерергә мөмкин.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт үсешенә керткән зур өлеше өчен балалар һәм үсмерләр
спорт мәктәбе тренер-укытучысы Рифкать Габбас улы Сәгъдиев “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе белән бүләкләнде.
Нохратта яшәүче Владимир һәм Фаина Новиковлар йортына су скважинасы бораулый башладылар.
Район кырларында игеннәр 30 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынды.
Өченче чакырылыш Базарлы Матак авыл җирлеге советына өстәмә депутат сайлау мондый составтагы 10 нчы бер мандатлы сайлау округы буенча уза
Район башлыгы призларына футбол буенча “Көчлеләр кубогы –2017” уеннары төгәлләнде.
Бу бөртек өчен кукурузны исәпләмәгәндә. Ә малларга терлек азыгы буларак кыйммәте гаять зур булган кукуруз бездә 6159 гектарны били. Аны урып-җыю соңрак башлана. Шулай ук тиздән май культурасы - көнбагыш урагына да төшәчәкләр. Көнбагыш районда 14715 гектарда үстерелде. Республикада без көнбагыш үстерү мәйданы буенча иң алдынгылардан саналабыз.
Р а й о н д а бөртеклеләрдән тулаем 106 мең тонна ашлык җыеп алынды. Уртача уңыш һәр гектардан 36,4 центнер чыга.
Көзге бодай бигрәк тә уңды. Бу культура бездә 19 мең гектарга якын чәчелгән иде. Аны суктыру төгәлләнеп килә.
Уңышы гектардан уртача 42,4 центнер тәшкил итә.
“ Х у з а н г а й ” җәмгыяте 3 мең гектарда борчак үстергән иде. Аны алар вакытында, югалтуларсыз җыеп ала алдылар. Уңышы да әйбәт – гектардан 28 центнер чыкты.
У р ы п - җ ы ю эшләренең барышы буенча (кукуруздан башка) без республикада алдынгы районнар исемлегендә. Билгеле, уракның шундый югары темп-
та баруында көннетөнгә ялгап эшләүче к о м б а й н ч ы л а р н ы ң тырышлыгы зур. Алар республика комбайнчылары ярышында да сынатмый эшлиләр.
Үзегез уйлап карагыз: Татарстанның иң алдынгы 150 комбайнчысы арасында 20 се - Әлки егетләре. Менә алар: “Яшь көч” тән Ришат Әсәтов (2689 тонна), “ВостокЗернопродукт” АҖдән Андрей Захаров (3458т), Юрий Севрикеев (3138 т), Иван Калмыков (3124 т), Ирек Зарипов (3114 т), Рәфис Камалов (3067 т), Петр Родионов (3019 т), Азат Әхмәтов (2815 т), Петр Зварич (2787 т), Рәниф Гатин (2763 т), Җәүдәт Хисмәтов (2369 т), “Хузангай” ҖЧҖдән Владимир Мукусев (3355т), Фирдүс Зәйнуллин (3222 т), Юрий Волостнов (3064 т), Константин Салюков (2759 т), Николай Морелев (2563т), Сергей Ермолаев (2311 т), Солтан Галиуллин (2290 т), Алексей Рыжков (2289т).
Районда көзге чәчү эшләре дә оешкан төстә бара. Бүгенгә 14 мең гектардан артык уҗым культуралары чәчелде. Уҗымнарның мәйданын быел 21500
гектарга җиткерү күздә тотыла.
Районыбызда бердәнбер матбугат басмасы булган, Әлки җирендәге барлык вакыйгаларны, яңалык-хәбәрләрне яктыртып торган “Әлки хәбәрләре” газетасына әбүнәчеләребез бу юлы да теләп язылыр дип ышанабыз. Газетага алты айга язылу бәясе 660 сум (оешмалар өчен 750 сум). Подписканы почта бүлекчәләрендә һәм почтальоннар аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Бу елның 29 августыннан 2 сентябрьгә кадәр районда өч чит ил кешесе миграция исәбенә алынган.
Үткән айда район ЗАГС бүлегендә 17 пар никахларын рәсмиләштергән.