ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгында бәрәңге алуга керештеләр.

Иске Матак, Үргәгар авыллары фермаларына савым сыерлары кайтарылды. 

Бер төркем райондашларыбыз гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлешләре өчен Татарстан Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Сихтермә-Хузангай белән Яңа Сихтермә авыллары арасында күтәртелгән юл төзелеше ахырына якынлашып килә.

Белем көнендә Чуаш Кичүендә яшәүче Андрей һәм Наталья Дормидонтовларның өч балалары мәктәпкә укырга барды. Добрыня – 9 нчы сыйныфка, Аэлита – 7 нчегә һәм Анюта – 2 нчегә. Әлеге гаиләдә барысы алты бала үсә.

Ә районыбызның 20 гомумбелем мәктәбенә 1 сентябрьдә 2078 укучы килде. 261 малай һәм кыз беренче сыйныф укучылары булдылар.


2
сентябрь, 2017 ел
шимбә

1 сентябрьдә мөселман дөньясы  олуг бәйрәм – Корбан гаетен билгеләп үтте. Районыбыздагы 30 мәчеттә дә бәйрәм иртәсендә бик күп халык җыелды. Анда вәгазьләр сөйләнде, тәкъбир әйтелде, Коръән сүрәләре яңгырады, күмәкләп гает намазы укылды.


1
сентябрь, 2017 ел
җомга

1 сентябрь – Белем бәйрәме белән әлкилеләрне район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.

Районыбызда яшәүче мөселманнарны Корбан бәйрәме белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев котлады.

31 августка булган мәгълүматларга караганда, районыбызның 19 комбайнчысы республика лидерлары исемлегенә кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International